Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Яңа Әлем авылында дини лагерь эшли башлады 13.07.2022

Яңа Әлем авылында 12 июльдән мәчет каршында дини лагерь эшли башлады. Әлеге балалар аланы Рушания Исхакова җитәкчелегедә эшли. 13.00 сәгатькә кадәр балалар ислам дине нигезләрен өйрәнәләр, хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, түгәрәк өстәл артында бергәләп хәләл ризыклар белән сыйланалар. Лагерь 10 көн дәвам итәр дип көтелә.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өлгергәнлек аттестатлары алдылар 30.06.2022

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлап өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Алдагы тормыш баскычыгызда каршылыкларсыз, якты юллар сезгә, кадерле балалар!
-
2023 год будет Годом педагога и наставника 28.06.2022

Президент подписал Указ об объявлении 2023 года Годом педагога и наставника. Как отмечается, решение принято «в целях признания особого статуса педагогических работников, в том числе осуществляющих наставническую деятельность».
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 24.05.2022

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 9 нчы сыйныф укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын!
-
Туган телдә белем бирү буенча грант җиңүчеләре билгеле булды! 24.05.2022

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру максатыннан муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсы уздырылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең мәктәбебез дә республиканың 100 җиңүче мәктәбе исемлегенә керде.
-
Укучыларыбыз Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" Республикакүләм иҗат фестивалендә катнаштылар 23.05.2022

Актаныш гуманитар гимназиясендә 23 май көнне (Г.Афзал туган көн) Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" Республикакүләм иҗат фестивале узды. Проза жанрында Авзалова Таңсылу, поэзия жанрында Нуриманова Адилә катнашты. Җитәкчеләре Шакирова Айсылу Илдус кызы.
-
Укучыларның җәйге спартакиадасында уңышларыбыз 21.05.2022

21 май көнне Актаныш районы стадионында уздырылган укучыларның җәйге спартакиадасында укучыларыбыз Минахметов Айрат 1500 метрга йөгерү буенча, Хамидуллина Ландыш озынлыкка сикерү буенча призлы урыннарга ия булдылар. Тренерлары Мухаметов Миннәхмәт Зөлкирам улы. Котлыйбыз!
-
Пионериягә 100 ел! 19.05.2022

Пионериягә быел 100 ел тулу уңаеннан, мәктәптә укыган вакытларында пионер сафына кергән, шулай ук пионер-вожатый булып эшләгән авылдашларыбыз Тәхия Әхтәм кызы Усманова һәм Дилбәр Миркасыйм кызы Анварова, укучыларга тәрбияви чара уздыруда катнашып, пионер оешмаларының эшчәнлекләре белән таныштырдылар, тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр, үзләренең ул вакыттагы уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.
-
Төбәкара робототехника конкурсында мәктәп командасы 3 урынга ия булды 17.05.2022

Бүген Актанышның беренче санлы мәктәп базасында "Race on Mars-2022" төбәкара робототехника конкурсы үтте, анда 6 командадан 43 укучы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан теләсә нинди конструктордан яки өйдә аерым детальләрдән җыелган робот, билгеләнгән биремнәрне үтәп, космик сынау мәйданының иң күп бүлекләрен үтәргә һәм чыбыксыз элемтә каналы аша хәрәкәткә китерелергә тиеш иде. Əлеге бәйгедә мәктәбебез командасы: 7нче сыйныф укучылары Галеев Раяз һәм Муллахметов Əмир, тренерлары Илназ Илшат улы җитәкчелегендә, Lego Spike Prime конструкторыннан җыелган роботны программалаштырып көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
9нчы сыйныф укучылары индивидуаль проектларын якладылар 16.05.2022

Бүген, ягъни 16 май көнне, 9нчы сыйныф укучылары, махсус комиссия каршында индивидуаль проектларын якладылар. Барлык укучыларның да проектлары уңай бәяләнде.













