Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Патриотик тәрбия 04.05.2022

1905 елда Иске Əлем авылында туган Бадертдинов Галим Бадертдин улы Бөек Ватан сугышында, 1942 елның декабрендә Тверь өлкәсе Зубцов районында һәлак булган. Ләкин үлү белән туган авылында җирләнә алмый ул, 2011 елның 18 июнендә генә күчереп җирләнә. Бүген ир-ат укытучылар, укучылар белән бергәләп, аның каберлеген чистартып кайттылар.
-
Мәчеттә вәгазь тыңлау 04.05.2022

Авылыбыз имам-хатибы Илшат хәзрәт мәчеттә 5-6 нчы сыйныф укучыларына аралашу сәгате уздырды. Әхлак кагыйдәләре хакында сөйләде. Рамазан ае, гает бәйрәме турында тәфсилләп аңлатты.
-
Гает бәйрәме хөрмәтенә ашханәдә авылдашлар өчен бәйрәм табыны әзерләнде 02.05.2022

Мәктәбебез ашханәсендә гает бәйрәме хөрмәтенә, "Башак" хуҗалыгы директоры Илүс Илдус улы ярдәме белән, авылдашлар өчен бәйрәм табыны әзерләнде.
-
Карга боткасы пешердек 01.05.2022

Яңа Әлем авылы үзәегндә авыл Советы, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл халкы өчен - балалар һәм зурлар өчен "Карга боткасы" бәйрәмен зурлап уздырды. Бәйрәмдә карга боткасы пешерелде, чара уеннар-җырлар белән үрелеп барды!
-
Татар халкының йолаларын искә төшерү 30.04.2022

Татар халкының борынгы йолаларын искә төшереп, бүген балалар карга боткасына йомыркалар, кәнфитләр, ярмалар җыйганнар.
-
Мәктәбебезнең 2018 елгы чыгарылыш укучылары кибертурнирда җиңү яулаганнар 29.04.2022

"Яшьлек" яшьләр узәгендә 1 апрельдә башланып бер ай буе дәвам иткән киберспорт буенча <CS:GO> турниры тәмамланды. Актанышта бу спорт төре уены беренче тапкыр утте. Киберспорт турнирында бу бер айда 3 кешедән торган 15 кә якын яшьләр командасы катнашты. Финалга 3 команда чыкты. Катнашучыларга стратегик фикерләү һәм реакция тизлеген күрсәтү генә түгел, команда эшен дә күрсәтергә туры килде. Уен нәтиҗәләре буенча беренче турнирның чемпионнары булып Яңа Әлем авылының "Аlim” командасы, 2 нче урында Актанышның "Завоеватели» , 3 нче дә шулай ук Актаныштан "Fauzer" командалары танылды.
-
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2022

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан, мәктәптә "И туган тел, и матур тел!" исеме астында шигырь бәйгесе узды. Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылды. Укучылар Тукай әсәрләренә рәсемнәр ясадылар.
-
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү тантанасы узды 25.04.2022

Бүген мәктәбебездә истәлекле көн - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү тантанасы узды. Бу җитди вакыйга, ул илебезгә мәхәббәт, патриотизм тәрбияли. Атналык линейка гимннар тыңлаудан һәм әләмнәр турында кыскача белешмә тыңлаудан башланды. Дәүләт флагы һәм гимны безгә тагын бер тапкыр дус, тату булып яшәгәнебезне искә төшерергә мөмкинлек бирә. Бүгенге мәктәп укучылары, сез илебез тарихын язачаксыз, үткәнне, бүгенгене сакламыйча, киләчәк турында сөйләп булмый.
-
Язгы өмә 23.04.2022

23 апрель көне Актаныш районында санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан зур өмә үткәрелде. Язгы өмә барышында мәктәбебездә эшләүче барлык хезмәткәрләр, укытучылар һәм укучылар үзләренә беркетелгән участокларны чистартып, тәртипкә китерделәр.
Мәктәбебез территориясен матурлау өчен барыбыз да үз өлешен кертергә тиеш! Мәктәбебез балкып торсын!
-
“Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабы уздырылды 21.04.2022

Районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабында күрсәттеләр. Конкурс ЮХИДИ бүлеге һәм район мәгариф идарәсе тарафыннан уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучылары көчләрен сынады.













