Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Бердәм хокук дәресләре узды 10.12.2022

10 нчы декабрь көнне Бердәм хокук дәресләре узды. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, әңгәмә кордылар.
-
"Каз өмәсе" бәйрәме үткәрелде 09.12.2022

9 декабрь көнне мәктәбебездә "Каз өмәсе" бәйрәме үткәрелде. 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Марданова Фәния Дөфәк кызы җитәкчелегендә авылларда кыш башында үткәрелә торган күңелле йоланы сәхнәләштереп, укучыларга, ата-аналарга тәкъдим иттеләр. Чара бар тамашачының күңеленә хуш килде.
-
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында укучылар белән тәрбияви сәгатьләр 08.12.2022

Бүген мәктәптә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яхшылык, изгелек, ярдәм итү хакында аралашу сәгатьләрендә укучылар фикер алыштылар. Рөстәм Нәбиевнең тормышына багышланган видео карап, сорауларга җавап бирделәр.
-
"Хәйрия ярминкәсе" узды 07.12.2022

Бүген мәктәптә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, "Хәйрия ярминкәсе" узды. Ярминкә авылыбызда яшәүче инвалид балаларга азмы-күпме ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Биредә укучыларның кул эшләре, әниләре белән бергә пешергән ризыклар шактый иде.
-
Укучыларны мәрхәмәтлелеккә, ярдәм итәргә өйрәтү 07.12.2022

Хөйрия ярминкәсеннән җыелган акчалар авылыбызда гомер итүче инвалид бала - Диләриягә ярдәм өчен багышланды. Диләриянең әнисе - Рания апа, укучыларга, әти-әниләргә, мәктәп коллективына зур рәхмәтен белдерде. - Үз изгелекләре, үзләренә меңе белән кайтсын, илләребез тыныч, күгебез аяз, барыбыз да сәламәт булыйк,- дип озатып калды ул безне.
-
Өлкәннәргә шефлык 05.12.2022

5 нче сыйныф укучылары мобилизациялəнгəн авылдашыбыз Илсур Зəкиевның əнисе, Галия апаның, хəлен белергə бардылар.
-
"Фронтка открытка" акциясенә кушылдык 05.12.2022

Илебез буенча "Фронтка открытка" акциясе башланып китте. Акциядә 18 яшькә кадәрге яшь егетләр һәм кызлар катнаша ала. Балаларга махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга Яңа ел котлауларын әзерләргә тәкъдим ителде. Әлеге акциягә мәктәбебез укучылары да кушылды.
-
Класс сәгате волонтерлар көненә багышланды 05.12.2022

5 декабрь көнне, Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. «Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучыларыбыз бүген класс сәгатендә "Кем ул волонтёр?", "Ул нинди сыйфатларга ия?" дигән сорауларга җавап таптылар.
-
Укучылар "Иң мөhим дəрес"тә белемнәрен арттырдылар 03.12.2022

1 декабрь кәнне, "Үсеш ноктасы" үзәгендә, 5-6 сыйныф укучылары ПАО "Татнефть" уздырган "Иң мөhим дəрес"тə катнаштылар. Бу онлайн дəрестə укучылар экология турында лекция тыңладылар. Ни өчен табигатьне сакларга кирəклеге көнкүреш калдыкларын ничек həм кайда куярга кирəклеге турында фикер алыштылар.
-
О телефоне доверия 02.12.2022

Единый общероссийский телефонный номер «Детский телефон доверия» - 8 800 2000 122. Воспользоваться телефоном доверия могут дети и взрослые, проживающие в населенных пунктах Республики Татарстан. Звонок является анонимным и бесплатным как со стационарных, так и с мобильных телефонов.













