Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Сергей Михалковның тууына 110 ел 13.03.2023

Шагыйрь, балалар язучысы, Россия Федерациясенең Дәүләт гимны тексты авторы Сергей Михалковның тууына 110 ел тулу уңаеннан, "Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштеләр.
-
6 нче сыйныфта проект эшләрен яклау 13.03.2023

Бүген, ягъни 13 март көнне, 6 нчы сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.
-
Единый Общероссийский телефон доверия для детей, подростков и их родителей 12.03.2023

Кто был первый абонент – ребенок или взрослый? Что беспокоило его в тот момент? Этого мы рассказывать не будем: конфиденциальность изначально была главным условием работы службы экстренной психологической помощи, созданной по инициативе Фонда поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации. Одно можно сказать точно: на том конце провода позвонивший услышал в ответ голос человека, который реально готов выслушать и помочь.
-
"Мин оста" конкурсында 7 сыйныф кызлары көчләрен сынап карадылар 11.03.2023

10 нчы март көнне район күләмендә үткәрелгән "Мин оста" конкурсында 7 сыйныф укучылары - Хәмидуллина Ландыш һәм Авзалова Таңсылу үзләренең тегү осталыклары буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә дә укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Башлангыч сыйныф укучылары проект эшләрен яклау конкурсында җиңүчеләр 10.03.2023

10 март көнне район күләмендә башлангыч сыйныф укучылары арасында проект эшләрен яклау конкурсы булып узды. 2 сыйныф укучысы Мирзаһитова Әминә әдәби уку фәне буенча проект эшен яклап 1 урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе 1 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәрданова Фәния Дөфәк кызы. 3 сыйныф укучысы Муллахметова Әминә "Экология" темасы буенча проект эшен яклап, 3 урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургалиева Лениза Зәки кызы. Афәрин! Укучыларга һәм мөгаллимнәргә алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Мәктәптә хатын-кызлар көненә багышлап бәйге уздырылды 09.03.2023

Бүген мәктәбебездә "Ягез әле, әниләр" һәм "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үтте. Барлык төр ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешеп, әниләр командасы җиңү яулады. Бәйге бик күңелле үтте. Актив катнашкан кадерле әниләребезгә, дәү әниләребезгә, ак яулыклы әбекәйләргә, уңган кызларыбызга зур рәхмәт!
-
Атналык линейкада "2023 ел - Укытучылар һәм остазлар елы"на старт бирелде 06.03.2023

2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Мәктәбебездә бу ел уңаеннан, дүшәмбе көнне уза торган атналык линейкада, алга максат һәм бурычлар куеп тантаналы рәвештә әлеге елга старт бирелде.
#педагогһәмостазларелы #укытучыелы #ГодПедагогаНаставника #ГодПедагога2023 #ГодНаставника2023
-
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү 06.03.2023

"Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар "Укытучылар һәм остазлар елы" хакында сөйләштеләр. Күренекле шәхесләрнең фикер-теләкләрен тыңладылар.
#Разговорыоважном
-
Ике укучыбыз Талантлар Университетының "Проект коллайдеры" белем бирү программасында катнашты 05.03.2023

4-5 март көннәрендә Татарстан Республикасының сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәгендә Талантлар Университетының "Проект коллайдеры" белем бирү программасы узды. Ике көнлек чарада Яңа Әлем мәктәбенең ике укучысы физика һәм информатика укытучысы И.И. Шәрипов җитәкчелегендә катнашты. Биредә укучылар проект күнекмәләрен үстерделәр, стендта яклау, идеяләр краш-тесты һәм үз проектларын эшләп бетерү буенча экспертлардан консультацияләр алдылар. Укучылар үзләренең проектларын конкурс кысаларында тормышка ашыру өчен ни дәрәҗәдә яраклы икәнен ачыкладылар, дөрес юнәлеш сайланганмы-юкмы икәнен бәяли алдылар һәм Татарстан Республикасында "Зур чакырулар" фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашуның мөһим нюансларын аңладылар.
-
Авыл мәктәбендә укучыларга экологик тәрбия бирү 04.03.2023

3 март көнне Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Яңа буын экологик культурасын формалаштыру" темасына Республика фәнни-практик конференциясе узды. Бу конференциядә мәктәбебезнең югары квалификацион категорияле биология укытучысы Фидус Нәрфис улы Гыйльфанов "Авыл мәктәбендә укучыларга экологик тәрбия бирү" дигән темага уңышлы чыгыш ясады. Фидүс Нәрфис улы Экология Министрлыгының дипломына лаек булды. Киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез!













