Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Өлкәннәргә шефлык 17.04.2023

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәрдаим ялгыз әби-бабайларның хәлләрен белеп, ярдәм итәләр. Су кертү, чуп түгү, утын ташу кебек эшләр башкаралар.
-
Күңелле тәнәфес 17.04.2023

2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, мәктәптә укучыларыбыз "Рәхмәт сиңа, Укытучым!" исеме астында бәйрәм кичәсе уздырдылар. Хөрмәтле укытучыларыбыз укучылар әзерләгән төрле уеннарда катнаштылар, күңелле ял иттеләр. Кичә укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. #укытучыһәмостазелы
-
Профильная программа по математике «Математика 6++» 17.04.2023

С 3 по 16 апреля в Республиканском центре выявления и поддержки одаренных детей и молодежи в Республике Татарстан состоялась профильная программа по математике «Математика 6++». В рамках сетевого взаимодействия с Университетом талантов, двое учащихся нашей школы - ученики 5 и 7 класса, призеры муниципального этапа Всероссийской олимпиады по математике, обучались на данной профильной программе.
-
Ветеран укытучы Вәзилә Чинаеваның "Гөлләр калды күңелдә" исемле китаплары мәктәп китапханәсенә бирелде 10.04.2023

Мәктәп китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Алар арасында ветеран укытучы Вәзилә Чинаеваның "Гөлләр калды күңелдә" исемле китабы да бар.
-
"Тотальный диктант" акциясе 10.04.2023

8 нче апрель көнне мәктәптә "Тотальный диктант" акциясе узды. Бу акциядә укучылар да, укытучылар да актив катнашты.
8 апреля в нашей школе прошла акция "Тотальный диктант". В этой акции активное участие приняли как ученики, так и учителя.
-
12 апрель - космонавтика көне! 10.04.2023

12 апрель - космонавтика көне! "Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар шул хакта сөйләштеләр. 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин "Восток" корабында җир шарын 1 тапкыр урап чыга. Ул космоста 108 минут була. Ул Смоленск өлкәсенең Гжатск районы Клушино авылында 1934 елның 9 мартында дөньяга килә.
-
Укытучыларыбызга әсбап-ноутбуклар тапшырылды 10.04.2023

2023 ел Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елы итеп билгеләнде. Мөгаллимнәрне хөрмәтләү, аларның авыр, җаваплы хезмәтләрен бәяләү буенча төрле чаралар оештырылып тора. Укытучыларыбызга әсбап-ноутбуклар тапшырылды. Уку-укыту эшен нәтиҗәлерәк итү өчен мөгаллимнәребезгә ярдәм булачак.
-
«Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» республика яшьләр инициативалары конкурсында җиңү 08.04.2023

5-7 апрель көннәрендә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы – ТЭФ уздырылды. 7 апрель көнне әлеге форумда «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында, конкурсның җиңүчесе - Яңа Әлем мәктәбе базасындагы “Үсеш ноктасы” үзәгендә шөгыльләнүче 9 нчы сыйныф укучысы Биляков Илнар диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе Илназ Илшат улы Шәрипов.
-
Укытучыларыбыз "Китап күргәзмәсе" акциясенә кушылдылар 25.03.2023

"Укытучылар һәм остазлар елы" уңаеннан "Китап күргәзмәсе" акциясенә безнең мәктәп укытучылары да кушылды. Күргәзмәдә укытучыларның иҗатлары, "Мәгариф" журналында басылган эш тәҗрибәләре, портфолиолары урын алды. Шулай ук педагог-мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинның да китаплары тәкъдим ителде.
-
"Наркотикларга - юк!" профилактик чара оештырылды 25.03.2023

Бөтенроссия акциясе кысаларында мәктәбебезнең "Үсеш ноктасы" үзәгендә "Наркотикларга-юк!" дип аталган профилактик чара оештырылды. Укучылар видео карап, фикер алыштылар.













