Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите 27.01.2023

27 нче гыйнвар көнне, тарих фәне укытучысы Зөлфия Вил кызы, укучылар белән "Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите" исеме астында дәрес-әңгәмә уздырды. #Всероссийскийурок #Ленинград-непокоренныйгород #Блокаднаяласточка2023
-
Патриотик тәрбия 26.01.2023

Ленинградның камалыштан чыккан көнен билгеләп үтү максатыннан, авылыбыз китапханәчесе Имамова Рима Риф кызы укучылар белән әңгәмә үткәрде. Авыр вакыйгалар хакында сөйләп, видео күрсәтте. Укучылар, әлеге чарада үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Иман-әхлак дәресләре 25.01.2023

"Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер" Р.Фәхретдин. Бүгенге заман балаларына әхлакый тәрбия бирү - кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шул максаттан, мәктәптә һәр атна саен, "Иман-әхлак" дәресләре уздырыла. Дәресләрне үтемле, кызыклы итеп, ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, авылыбызның ветераннар советы рәисе Тәхия Әхтәм кызы Усманова алып бара.
-
Хезмәт тәрбиясе 24.01.2023

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит. Яхшылык - кешенең эчке тойгысы. Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-яндагыларга күрсәтә ала. Кеше яхшы икән, ул башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерә. Андый кешеләр туганнарына гына түгел, һәр кешегә дә яхшы мөнәсәбәттә булалар. Безнең мәктәпнең волонтёрлары һәрвакыт өлкәннәргә ярдәм итәргә, яхшы гамәлләр кылырга ашыгалар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы уздырылды 23.01.2023

16-21 нче гыйнвар көннәрендә мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы булды. Атналык барышында 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары арасында рәсем ясау бәйгесе уздырылды. 3 нче 4 нче сыйныф укучылары "Кыш" темасына инша яздылар. Барлык сыйныф укучылары да каллиграфик дөрес язуда катнаштылар. "Иң-иң зирәкләр" табышмаклар кичәсендә билгеле булды. Сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, чаңгы ярышы үткәрелде. Педагогик осталыкларын үстерү максатыннан,1-4 нче сыйныф укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. Һәрбер дәрескә тирәнтен анализ ясадылар. Тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар оештырылды, милли уен-җырларга өстенлек бирелде. Үткәрелгән чаралар дирекция тарафыннан югары бәяләнде.
-
Милли көрәш буенча тренерыбыз Ришат Нургалиевка Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы исеме бирелде 22.01.2023

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Биредә, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә район вәкилләре дә катнашты. Районыбызның танылган көрәшчесе, мәктәбебездә укучыларны милли көрәш серләренә төшендерүче остазыбыз Ришат Әбүдар улы Нургалиевка Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы исеме бирелде. Аны, тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин тапшырды. Ихластан котлыйбыз!
-
"Без сезнең белән горурланабыз!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды 20.01.2023

Мәктәптә "Без сезнең белән горурланабыз!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Хөрмәтле махсус операциядә катнашучы якташларыбыз! Сезнең һәр көнегез, аегыз - гомерегез туган илебезнең бәйсезлеген саклауга багышланган. Рухи ныклы, сәламәтлек сезне ташламасын. Исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз! #исәнлек #тынычлык #сәламәтлек
-
Патриотик тәрбия сәгатьләре үткәрелде 19.01.2023

27 нче гыйнвар - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Мәктәптә, шушы көн уңаеннан, сыйныф сәгатьләре үтте. Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән.
-
#Шәмяктысы акциясенә кушылдык 18.01.2023

"Балалар иҗат үзәге" кулланылышта булган консерв банкаларын, шәмнәр җыю буенча #шәмяктысы акциясенә кушылырга чакырды. Безнең мәктәп укучылары, укытучылары, әти-әниләр бу акциядә актив катнаштылар. Акциянең асылы - махсус хәрби хезмәттә булган егетләребезгә күңел җылысын бүләк итү.
-
Мобилизацияләнгән авылдашыбызның әнисенә шефлык итү 17.01.2023

17 нче гыйнвар көнне мәктәбебез волонтерлары Фидания Яhудә кызы җитәкчелегендә Зәкиева Галия апага ярдәм итәргә бардылар. Алар хуҗалык эшләрендә булыштылар, утын бушаттылар. Мәктәбебездә волонтерлык эшчәнлеге даими алып барыла. Өлкәннәребез алар ярдәменнән бик канәгать калалар hәм рәхмәтләрен әйтәләр. Укучыларда кешелеклелек, әхлак сыйфатлары тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе бирү - безнең төп максатыбыз.













