Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Сыерчык оялары эленде 25.03.2023

25 нче март көнне технология укытучысы Айнур Хәниф улы җитәкчелегендә 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары мәктәп бакчасындагы агачларга сыерчык оялары элделәр. Туган якларына кайткан канатлы дусларыбызны укучылар яңа оялар ясап каршы алалар.
-
Бүген барлык кешеләрне дә «Җир сәгате» Бөтенроссия экоакциясендә катнашырга чакырабыз 25.03.2023

Барлык кешеләрне дә «Җир сәгате» Бөтенроссия экоакциясендә катнашырга чакырабыз. Моны сезнең һәрберегез эшли ала. Һәрбер кеше Җир планетасының экологик куркынычсызлыгына бик җитди өлеш кертә ала, моның өчен җирле вакыт белән 20:30 сәгатьтән бер сәгатькә утны һәм электр приборларын сүндерергә кирәк була.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы узды 23.03.2023

23 март көнне мәктәптә "Гаиләдәге рухи атмосфера" исеме астында гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Актаныш районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының участок полиция вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Кутлияров Салават Музагитович, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Марат Мирзаһидан улы Исламов, Актаныш технология техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатихова Нәркизә Галимҗан кызы, психолог Хафизова Зөлфия Мазгар кызының чыгышлары тыңланды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Вил кызы lll чирек нәтиҗәләре белән таныштырды, алга бурычлар куелды. Класс җитәкчесе Сәлимҗанова Лилия Әхнәф кызы "Ата-аналар балалары өчен җаваплы" исеме астында чыгыш ясады. Җыелыш классларда сөйләшү белән тәмамланды.
-
Мәктәптә цифрлаштыру дәресе узды 22.03.2023

Бүген Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә "Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычлыкларны тикшерәбез" дигән темага 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен цифрлаштыру дәресе узды. Әлеге дәресне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамиль кызы һәм Яңа Әлем мәктәбенең физика-информатика укытучысы Шәрипов Илназ Илшат улы уздырдылар. Дәрестә мобиль җайланмалар өчен булган куркынычлык төрләре, интернет аша һөҗүм итүчеләрнең шәхси мәгълүматларны һәм банк счетларын урлаудан ничек сакланырга кирәклеге, мисаллар китереп җентекләп аңлатылды. Укучылар онлайн тренажерда эшләгәннән соң, чараны йомгаклап, викторинада катнашып белемнәрен сынадылар.
-
Батарейкалар җыю акциясе дәвам итә 22.03.2023

Мәктәбебездә батарейкалар җыю акциясе дәвам итә. 5 нче сыйныф укучылары Г. Шакиров, А. Фатихов, Д. Закирова, Д. Нуриманова бу акциядә теләп катнашалар.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу 21.03.2023

Яңа Әлем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Актаныш районының ЮХИДИ хезмәткәрләре, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова, инспектор Дилфат Дәвис улы Иргалин белән очраштлар. Алар укучылар белән язгы каникуллар алдыннан очрашып, файдалы һәм имин яшәеш өчен әһәмиятле чара, профилактик әңгәмә үткәрделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалды, тематик биремнәргә фикер алышу оештырылды. Матур чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
-
21 март - шигърият көне 21.03.2023

Шигърият - сүзләрнең гади сөйләмгә хас булмаган рәвештә ритмы, яңгырашы буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы. Бүген укучыларыбыз Ленар Шәех, Ләбиб Лерон, Гамил Авзал, Эльмира Шәрифуллина, Галимҗан Гыйльманов шигырьләрен укыдылар. "Көмеш кыңгырау" газетасы, "Сабантуй" журналындагы шигырьләр белән таныштылар. Үзләре дә шигырь язып карадылар.
-
Сыерчык оялары ясау 20.03.2023

Кошлар - безнең дусларыбыз. Шул максаттан чыгып, безнең мәктәбебез укучылары сыерчык оялары ясадылар. Ясалган сыерчык оялары мәктәп бакчасындагы агачларга эленәчәк. "Без кошларны каршы алырга әзер", дип хәбәр итәләр укучыларыбыз.
-
Мәктәбебездә "Җир көне" үткәрелде 20.03.2023

20 март көнне мәктәбебездә "Җир көне" үткәрелде. Бу чарада 7 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Алар җир турында күп кенә мәгълүматлар белән таныштылар.
-
18 март - Кырымның Россиягә кушылган көне 20.03.2023

18 март - Кырымның Россиягә кушылган көне. 2014 елның 18 нче мартында Кырым рәсми төстә Россия Федерациясе составына кертелә. Бүген "Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар шул хакта сөйләштеләр.













