Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Патриотик тәрбия чарасы 17.02.2023

Нәрсә ул батырлык? Батырлык ул - кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. "Геройлар белән аралашу" дип аталган россиякүләм проект кысаларында, мәктәбебездә Геройлар белән очрашу уздырылды. Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз Хасанов Тимерҗан, Галеев Фаяз, Актаныштан Вагыйз абый патриотик чарада катнаштылар. Үзләренең хезмәт иткән вакытларын искә төшереп, укучыларны сәламәтлекләрен сакларга, ныгытырга чакырдылар. Барыбызның да теләге бер - илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Ватанны саклаучы егетләребез, абыйларыбыз, әтиләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
-
Район башлыгы махсус хәрби операциядә яраланган авылдашыбызның хәлен белде 16.02.2023

Район башлыгы Ленар Рафак улы, яраланып, Казан госпиталендә дәваланган Рафик Гыйлфанов янында булып күчтәнәчләр тапшырды. "Бүген Казанда булу форсатыннан файдаланып, госпитальдә дәваланып яткан Әлем егете Рафикның хәлен белеп, күчтәнәчләр китердек. Терелергә һәм исән-имин туган якларга кайтырга язсын!" дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында. Рафик, мәктәбебезнең әтиләр Советы әгъзасы, махсус хәрби операциягә икенче төркем мобилизацияләнгән райондашларыбыз белән киткән иде. Яраланган, дәваланырга дип туган якларына кайтардылар. Бүгенге көндә хәле яхшы, шөкер алга таба.
-
15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023

15 февраль - татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, мәктәбебезнең "Үсеш ноктасы" үзәгендә шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә узды. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-
"Без - Рәсәй гражданнары" темасына парламент дәресе 15.02.2023

Бүген Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә җәмгыять белеме укытучысы Динара Айдар кызы Гыйльманова "Без - Рәсәй гражданнары" темасына 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Быел парламент дәресләре милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Дәрескә авыл җирлеге башлыгы Марат Мирзагидан улы Исламов, мәктәп директоры Илназ Илшат улы Шәрипов һәм район Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Илдус улы Ярмиев кунак итеп чакырылдылар. Дәрес барышында дәүләт, дәүләт символлары, гражданлык, кеше хокуклары һәм бурычлары, милләт төшенчәләре чагылдырылды. Дәүләт милли сәясәтенә аерым игътибар бирелде. Укучылар кызыклы видеоролик карадылар, фикер алыштылар. Дәрес барышында кунакларга да сүз бирелде. Алар да, дәрес темасын яктыртып, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат сөйләделәр.
-
Укучыларыбыз «Гаилә мәктәбе» дәресләрендә катнаштылар 15.02.2023

Бүген район ЗАГС бүлегендә Богады, Яңа Әлем, Такталачык, Уразай мәктәбе укучылары өчен «Гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева укучыларны бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук гаилә кыйммәтләре, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, балаларны тәрбияләү буенча закон кысаларында һәм шәхси киңәшләрен бирде. Дәрестә өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова, акушер-гинеколог Анжелика Хөсәенова, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Кунаклар татар гаиләсен саклау буенча үз юнәлешләре буенча чыгыш ясады.
-
Китапханәче белән файдалы әңгәмә 13.02.2023

13 февраль көнне авыл китапханәчебез Имамова Римма Риф кызы 2 сыйныф укучылары белән матур әдәбият әсәрләрен укуның әһәмияте һәм интернетны дөрес файдалана белүнең серләре турында кызыклы әңгәмә оештырды. Шулай ук интернеттагы зарарлы уеннарның балаларга тискәре йогынтысын һәм телефонны чамасыз күп куллануның зыяны турында төшендерде. Әңгәмә бик кызыклы узды.
-
Мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү 13.02.2023

Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы "Россия тынычлыкта". Инде берничә тапкыр укучыларга «Мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү» башында күренекле шәхесләр: Валентина Матвиенко, Сергей Кравцов, патриарх Кирилл мөрәҗәгать иткән иделәр. Россиянең балалар алдында дөньядагы роле турында бүгенге сөйләшүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясады.
-
Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел 13.02.2023

13 нче февральдә танылган опера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулды. Шул уңайдан, мәктәптә сыйныф сәгатьләре узды. Ф.И.Шаляпинның сәнгате - халкыбызның милли байлыгы булып кала бирә.
-
"Созвездие - Йолдызлык-2023" иҗат фестиваленең зона туры үтте 11.02.2023

10 нчы февраль көнне авылыбыз мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык-2023" иҗат фестиваленең зона туры үтте. Муниципаль этапның сайлап алу турына узган укучыларга уңышлар телибез. Матур чыгышлары өчен укучыларга, ярдәм иткән әти-әниләргә, укучыларыбызның сәләтләрен ачып, сәхнәгә чыгарган укытучы-мөгаллимнәргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Рәсәй чаңгы юллары-2023" акциясенә кушылдык 11.02.2023

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәбебез укучылары, укытучылары "Рәсәй чаңгы юллары-2023" акциясенә кушылды. Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул - матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. "Сәламәтлек - зур байлык", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл".













