Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Боз сараенда хоккей турниры уздырылды 04.03.2023

Бүген "Лачын" боз сараенда патриотик рухта хоккей турниры узды. Бу ярышның тамашачысы буларак, якташларыбыз командасына җанатып, безнең мәктәптән укучылар да, укытучылар да катнашты.
-
Владимир Путин педагогам: своим примером вы научили учеников отличать подлость от правды 03.03.2023

Президент России 2 марта дал старт Году педагога и наставника в России. Обращаясь к учителям, Владимир Путин процитировал слова выдающегося наставника - Константина Ушинского. В этом году исполняется 200 лет со дня его рождения. «Он называл «невыносимым насильем» попытки отнять у народа его язык, оборвать ту самую «прочную связь, соединяющую поколения в одно великое историческое живое целое». Это насилие, настоящее преступление совершают как раз неонацисты, о которых я сейчас сказал, и их хозяева. Уверен, что и о сегодняшнем преступлении эти самые хозяева не вспомнят, никто даже не обратит на это внимания. Но вновь повторю: ничего у них не получится – мы их дожмём», - сказал Владимир Путин.
-
«Без – Россия гражданнары» парламент дәресе - полиция бүлегендә узды 02.03.2023

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, укучыларда актив тормыш позициясе һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә Парламент дәресләре үтте. Шушы кысаларда Богады һәм Яңа Әлем мәктәбенең югары сыйныф укучылары район суды һәм полиция бүлегендә экскурсиядә булдылар. Судья ярдәмчесе Авзалова Эльмира Феликсовна балаларга суд эшчәнлеге һәм белергә тиеш булган кануннар турында бик эчтәлекле дәрес үткәрде. Яңадан балалар районның полиция бүлегенә юл тотты. Анда аларны ветераннар рәисе, музей җитәкчесе Васил Вахитов каршы алды. Укучылар дежур частьнең эше белән дә таныштылар, аннан полиция бүлегенең музее белән таныштылар. Әлеге экскурсия укучыларда зур тәэсирләр калдырды. Район суды һәм полиция бүлеге коллективына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
"Җәннәт - аналарның аяк астында" дип аталган әхлак дәресе уздырылды 02.03.2023

Ветеран укытучыбыз Тәхия Әхтәм кызы "Җәннәт - аналарның аяк астында" дип аталган әхлак дәресе уздырды. Пәйгамбәребезнең бу хәдисе нинди мәгънәгә ия соң? Тәрбияле бала анасына карата мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, кайгыртучан булырга, ананы рәнҗетмәскә, ярдәм итәргә тиеш. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, анаңны аркаңа салып, Хаҗга алып барып, аны күтәреп, Кәгъбәтулла тирәли йөреп чыгып та, ана хакын үтәп булмый. Тормышта мәрхәмәтле булыйк.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2023” гала-концерты 01.03.2023

Районда "Созвездие-Йолдызлык - 2023" фестиваленең муниципаль этабы тәмамланды. Муниципаль этапта төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәбебез 2 урынны яулады! Без укытучыларга һәм сәләтле укучыларыбызга иң матур һәм сыйфатлы концерт номерлары белән шатландырулары өчен һәм фестивальгә яхшы әзерләнгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Котлыйбыз һәм сезгә иҗади уңышлар телибез!
-
1 нче март – Халыкара гражданнар оборонасы көне 01.03.2023

Язның беренче көнендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Гражданнар оборонасы турында белемнәрне пропагандалау һәм тарату, тәҗрибә уртаклашу, халыкны әзерләү, гражданнарны яклау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту, тормыш иминлеге культурасын формалаштыру максатларында гамәлгә куелган. Бәйрәм көне (1972 елның 1 марты) халыкара Гражданнар оборонасы оешмасы Уставының үз көченә керү көне итеп сайланды, аны кабул итү хөкүмәтара оешма статусын бирде. Бүген бу бәйрәм хөрмәтенә 8 сыйныфта тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес үтте. Дәресне беренче квалификация категорияле ОБЖ һәм физкультура укытучысы Мөхәммәтов Миннәхмәт Зөлкирам улы үткәрде.
-
Әтиләр белән ярыш үткәрелде 22.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә ата-аналар, укучылар катнашында "Күңелле ярышлар" уздырылды. Чарада әтиләр үзләренең җитезлекләрен, көчләрен сынадылар. Ярышлар бик җанлы, кызыклы узды. Бәйрәм чарасы чәй табыны янында дәвам итте. Җанатар әниләр, укучылар, барлык ярышта катнашучы әтиләр күңелле бәйрәмнән рухи байлык алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2023

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга тиешле дәрәҗәдә җиткерү белән бәйле. Бүгенге көндә галимнәр җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, матур һәм бай. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Шулай да туган тел дип аталучы тел бер генә була. Мәктәптә туган тел көне уңаеннан "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!" исеме астында интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, бер-берсенә мәкальләр әйттеләр, белемнәрен ныгыттылар.
-
И туган тел, и матур тел 21.02.2023

Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятныңтөрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә. Шул уңайдан башлангыч класс укучылары белән, авыл китапханәчесе Имамова Рима Риф кызы, "И туган тел, и матур тел" исеме астында әңгәмә үткәрде.
-
Якташларыбыз 2022 елның иң яхшы көрәшчеләре 18.02.2023

Якташларыбыз Руслан Ришат улы Нургалиев һәм Илфир Илфат улы Әнвәров - "2022 елның иң яхшы көрәшчеләре" исеменә лаек булдылар. Аларны без дә тәбрик итәбез!
"Лучшими борцами 2022 года" стали наши земляки Руслан Ришатович Нургалиев и Ильфир Ильфатович Анваров. Мы их тоже поздравляем!













