Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Татарстанда Татарстан Республикасы халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү кысаларында проектларны гамәлгә ашыру өчен белем бирү оешмалары арасында конкурс башланды 13.05.2022

11 майдан Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен муниципаль мәгариф оешмалары арасында конкурсның республика этабына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсның максаты - муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына республикада яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга, мәдәниятләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү. Конкурсның республика этабында муниципаль этапта җиңүче булган Яңа Әлем мәктәбе проекты да катнаша. Уңышлар юлдаш булсын!
-
Укучыларның ашханәдә туклануларын күзәтү 12.05.2022

12 май көнне, 9 сыйныф укучысы Бадрашитов Гаделнең әнисе Гүзәл апа, ашханәдә укучыларның туклану торышын күзәтте. Уңай яктан бәяләп, үз фикерләрен язып калдырды.
-
Укучыларыбыз цифрлаштыру буенча район сессиясендә күргәзмәдә катнаштылар 12.05.2022

Актаныш районында цифрлаштыруны трансформацияләү - бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә уздырылган, район Советының чираттагы утырышы районыбызның төрле тармакларында цифрлаштыру эшчәнлегенә багышланган иде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Илья Начвин катнашты. Биредә оештырылган күргәзмәдә мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучылары Муллахметов Əмир һәм Галеев Раяз, физика-информатика укытучысы Илназ Илшат улы җитәкчелегендә, төрле датчиклар кулланып Spike Prime программасында программалаштырылган роботны тәкъдим иттеләр.
-
Мәчеттә вәгазь тыңлау 12.05.2022

Бүген мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фидус Нәрфис улы һәм мәктәп директоры Илназ Илшат улы җитәкчелегендә, дәресләрдән соң авылыбыз мәчетенә вәгазь тыңларга бардылар. Авылыбыз имам-хатибы Илшат хәзрәт укучыларга ислам диненең әһәмиятен аңлатты. Ислам дине төрле начар гадәтләргә бирешмәскә, әдәпле һәм тәртипле булырга өйрәтә дип, укучыларга төшендерде. Намаз уку тәртибен өйрәнергә дип мәчеткә чакырып калды. Очрашу ахырында, Илшат хәзрәт укучыларга Рәшидә Исхакыйның "Рәсемле намаз уку тәртибе" дигән китапларын бүләк итте. Укучылар мәчеттән зур канәгатьләнү хисе белән кайттылар.
-
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел! 08.05.2022

7 май көнне Иске Əлемдә, 8 май көнне Яңа Əлем авылында Бөек Җиңүнең 77еллыгына багышланган митинглар уздырылды. Бүгенге бәйрәм чарасы башында үлемсез полк авылыбыз урамнарыннан үтте. Тормышның ачысын да, төчесен дә татыган бабаларыбызның һәм әбиләребезнең, хәзерге тыныч тормыш өчен көрәшүләрен без беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Хәтер мәңгелек!
-
Авылдашыбыз, журналист Рафак Исламов язмасы 08.05.2022

Бүген Яңа Әлем авылында Җиңү көне чаралары үтте. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде. Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр. Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.
-
Агачлар утыртып авылыбызны яшелләндерү - экологик тәрбия 07.05.2022

Хәтерләсәгез, узган елның язында хәзерге 4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фирая Мөбәрәк кызы һәм әти-әниләре белән бергә мәктәп территориясенә, һәйкәл янына һәм икмәк пешерү йорты янындагы юл буена шактый гына яшь чыршы үсентеләре утыртканнар иде. Ләкин узган елгы корылыкта аларның 20дән артыгы корып үсеп китәлмәде. 7 май көнне укучыларыбыз авылыбызны матурлап, аларның урыннарына кабаттан яшь үсентеләр утырттылар.
-
Авылыбызда тыл ветераннарын тәбрикләдек 06.05.2022

Укучыларыбыз, укытучылар белән бергәләп, Яңа Əлем һәм Иске Əлем авылларында яшәүче тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 77еллыгы белән тәбрикләп, Президентыбыз Рөстәм Нургали улының, район Башлыгы Энгель Нәвап улының котлау открыткаларын, күчтәнәч коробкаларын тапшырдылар. Ветераннарыбызның хәлләрен белешеп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап бераз гына булсада аларның күңелләрен күтәрделәр. Бөек Ватан сугышы вакытында тылда куйган хезмәтегез, имин-тыныч тормыш өчен көрәшегез өчен баш иябез, кадерле өлкәннәребез!
-
"Көмеш кыңгырау" газетасында укучыларыбызның иҗат җимешләре басылган 05.05.2022

"Көмеш кыңгырау" газетасының 30 апрель санында, "Каурый каләм" түгәрәгендә каләм тибрәтүче укучыларыбызның иҗат җимешләре басылган. Газетадан 1нче сыйныф укучысы Иркә Локманованың "Язгы иртә", 6нчы сыйныф укучысы Таңсылу Авзалованың "Бүләк", 8нче сыйныф укучысы Адилә Нуриманованың "Шуны бел!" шигырьләрен укый аласыз.
-
Урманда агач утырту өмәсендә катнаштык 04.05.2022

Язгы урман! Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Бүген югары сыйныф укучылары Яңа Əлем урманында агач утырту өмәсендә катнаштылар.













