Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Хезмәт (технология) фәне атналыгы 28.10.2020

Мәктәпнең эчке контроль планында октябрь аендагы агымдагы атна “Хезмәт” (технология) фәне атналыгы дип игълан ителгән иде. Шушы атналык кысаларында мәктәп җитәкчелеге хезмәт укытучыларының дәресләрен карады. Бүген исә 6 нчы сыйныф малайлары белән “Агач үзлекләре” дигән темага ачык дәресне хезмәт укытучысы Илшат Мансур улы уздырды.
-
Мәктәбебезнең "Серле дөнья" курчак театрында шөгыльләнүчеләр яза 27.10.2020

Балачак дөньясы, спорт иле, белем дәрьясы, иҗат чишмәсе... Болар безгә барысы да таныш. Ə без, Яңа Əлем мәктәбе укучылары, башка дөнья ачтык. Чит ил дөньясында сәяхәт иттек. Инглиз теле укытучысы Динара Айдар кызы җитәкчелегендә әзерләгән "Бременские музыканты" (The Bremen Musicians) исемле театр матур сөйләм, сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтте. Чит телдә тамашачы күңеленә үтеп керердәй итеп уйнау өчен бик зур тырышлык һәм сабырлык кирәк. Киләчәктә безнең коллективка тагын да зуррак сәхнәләрдә чыгыш ясарга язсын иде.
-
2 сыйныф укучылары "Туган көн бәйрәме" уздырды 26.10.2020

Һәр кешенең якты дөньяга беренче тапкыр аваз салган көне - туган көне бар. Шушы көнгә багышлап, 2 нче сыйныф укучылары дәресләрдән соң класс җитәкчеләре белән берлектә "Туган көн бәйрәме" уздырдылар. Чара кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ахырдан балалар бүләкләр алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
Сдача образовательного минимума 19.10.2020

В целях достижения необходимого уровня освоения всеми обучающимися образовательного минимума, обеспечения высокого уровня обученности учащихся по основным предметам и подготовки к Государственной итоговой аттестации, 19-30 октября в школе пройдет сдача образовательного минимума за 1 четверть 2020-2021 учебного года.
-
15 октябрь – Бөтендөнья кул юу көне 15.10.2020

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Балалар фонды 15 октябрьне рәсми рәвештә кул юу көне дип игълан иткән. Шул нисбәттән мәктәбебезнең дежур 9 класс укучылары ашханәгә кергәндә кул юуларны тикшереп рейд үткәрде. Алар кечкенә сыйныфларга кул юуынын әһәмиятен аңлаттылар, ничек дөрес юарга киңәш тә бирделәр.
-
"Өлкәннәрне хөрмәт итик" дип аталган әхлак дәресе 14.10.2020

Өлкәннәр ункөнлеген дәвам итеп, 14 нче октябрь көнне 4 һәм 2 нче сыйныф укучылары "Өлкәннәрне хөрмәт итик" дип исемләнгән әхлак дәресендә булдылар. Дәрестә ветеран-укытучы, авылыбызның Ветераннар советы рәисе Тәхия апа Усманова укучылар алдында өлкәннәргә хөрмәт турында бик эчтәлекле үгет-нәсыйхәт, риваятьләр сөйләде. Боларның, һичшиксез, балаларга тәрбия бирүдә әһәмияте зур булыр дип ышанып калабыз.
-
Китапханә эшчәнлегеннән хәбәрләр 13.10.2020

Укучыларыбыз һәрвакыт газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләр белән танышып, укып баралар. Андагы башваткычларны китапханәдә бергәләп чишәләр. "Ялкын", "Көмеш кыңгырау" һәм "Сабантуй" газета-журналларын укучылар гел көтеп алалар.
-
Татарстан тарихын беләсеңме? 13.10.2020

Укучыларыбыз Татарстан, аның күренекле кешеләре, тарихы турында белемнәрен киңәйтү максатыннан авыл китапханәсендә китапханәче Римма Риф кызы тарафыннан оештырылган “Татарстан тарихын беләсеңме?” дип аталган интеллектуаль уенда катнаштылар. 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары арасында барган бу бәйге бик кызыклы һәм мәгълүмати булды. Алар ТАССР тарихы буенча белемнәрен тикшерү белән беррәттән, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алдылар. Чара дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Мәктәп бакчасында көзге өмә уздырылды 11.10.2020

Мәктәп яны тәҗрибә участогын һәм мәктәп бакчасын чистарту, кышка әзерләү максатыннан оештырылган өмәдә 5-9 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Һәр класс үзенә беркетелгән мәйданны җыештырды. Җәй буе ямь биреп үскән алмалар да, коелган яфраклар да җыелды.
-
Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә 10.10.2020

Октябрь аендагы өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. "Әбиемнең күңел сандыгы" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителде. Мәктәп укучылары авылыбыз өлкәннәренә шефлык эшен бик яратып башкаралар. 5 нче октябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Фәния Мәрданова җитәкчелегендә Яңа Әлем авылында яшәүче Дуния апаларда булдылар, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Соңыннан бергәләп истәлек фотосына төшеп, күчтәнәчләр тапшырып авылыбыз өлкәнен сөендерделәр.













