Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Татар кызы, татар малае-2023" 23.03.2023

Бүген балалар иҗат үзәге бинасында "Татар кызы, татар малае-2023" районкүләм бәйгесе узды. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре Гараева Айзидә белән Яхин Раяз бәйгедә катнашып, "Таныштыру", "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Иҗади бәйге" номинацияләрендә чыгыш ясап кайттылар. Уңышлар сезгә, балалар!
-
"Һөнәргә беренче адымнар"төбәкара чемпионаты/Межрегиональный чемпионат "Һөнәргә беренче адымнар" 22.03.2023

Бүген 7 нче санлы балалар бакчасында "Һөнәргә беренче адымнар" төбәкара чемпионаты узды. Бакчабызның балалары финалга үтеп, мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә: "Ресторан сервисы" номинациясендә Гараева Айзидә 2 урын, "Кондитер эше" номинациясендә Яхин Раяз 3 урын, Шарифуллина Алинә белән Низамов Артур номинацияләрдә җиңүче булдылар. Афәрин, котлыйбыз!
Сегодня в детском саду № 7 прошел межрегиональный чемпионат "Первые шаги к профессии". Дети нашего детского сада, прошедшие в финал, сегодня выступили перед жюри. В результате: Гараева Айзида заняла 2 место в номинации "Ресторанный сервис", Яхин Раяз занял 3 место номинации "Кондитерское дело", Шарифуллина Алина и Низамов Артур стали победителями в номинациях. Молодцы, поздравляем!
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 21.03.2023

Бүген безнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Бәйрәмгә кунак булып килгән Нәүрүзбикә, Убырлы балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар. Ә Кыш бабай исә бик ямансу иде. Аның бер дә китәсе, үзенең урынын язга бирәсе килмәде. "Умырзая" балалар бакчасы шулай ямьле итеп, җыр-биюләр, уеннар белән язны каршы алды.
-
"Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз"/"Говорим и поём по-английски" 17.03.2023

Балалар иҗат үзәге бинасы бүген балаларның матур җырлары, шигырьләре белән яңгырап торды. Чөнки "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" районкүләм бәйгесе булды. Бакчабызның нәниләре "Төркем белән җыр", "Шигырь", "Вокал-соло" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Уңышлар аларга!
Центра детского творчества сегодня наполнилось красивыми детскими песнями, стихами. Потому что состоялся районный конкурс "Говорим и поем по-английски". Дети нашего сада выступили в номинациях "Песня-группа", "Стихотворное произведение", "Вокал-соло". Удачи ребята!
-
"Йолдызлык-2023"/"Созвездие-2023" 15.03.2023

Бакчабызның нәниләре Айзидә һәм Амалия Менделеевскта узган зонакүләм "Йолдызлык-2023" бәйгесендә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Туган як, авыл моңы турында җырлаган җырлары белән барлык тамашачыны үзләренә җәлеп иттеләр.
-
"2023 ел - Педагог һәм остаз елы"/"2023 год - Год педагога и наставника" 14.03.2023

Бүген бакчабызда "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан педагоглар катнашында эшлекле семинар узды. Әлеге чара мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының матур җырлы котлавы белән башланып китте. Педагоглар мастер-класс, квест уен һәм эшлекле уенда катнашып, тәҗрибә белән уртаклаштылар. Күптән түгел үзенең 50 яшен тутырган остаз-педагог Эльвира Бәһрәм кызы яшь тәрбияче Резеда Ильяс кызына эстафетаны тапшырып, киләчәктә ярдәмче булачагын белдерде.
Сегодня в нашем детском саду прошёл деловой семинар, приуроченный к "Году педагога и наставника". Мероприятие началось с красивого музыкального поздравления детей подготовительной к школе группы. Педагоги приняли участие в мастер-классе, квест игре и деловой игре. Наставник-педагог Эльвира Баграмовна, передала эстафету молодому воспитателю Резеде Ильясовне.
-
"Әти, әни, мин - спорт гаиләсе"/"Папа, мама, я - спортивная семья" 06.03.2023

Бакчабызда әти-әниләр белән эшчәнлек бик тыгыз алып барыла. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" бәйрәм кичәсе узды. Балалар әти-әниләрне котлап, матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр. Әти, әниләр балачакларын искә төшереп, күңелле стартларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле һәм җылы узды.
-
Бәйрәм белән, әнием!/С праздником, мама! 03.03.2023

Бүген бакчабызда 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре башланып китте. Бәйрәмнәргә уртанчылар төркеме балалары старт бирде.
Сегодня в нашем саду начались праздничные утренники, посвященные 8 марта - Международному женскому дню. -
"Йолдызлык-2023"/"Созвездие-2023" 02.03.2023

Бүген район мәдәният йортында "Йолдызлык-2023" бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Бакчабызның нәниләре "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясап, I, II, III дәрәҗә лауреат булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча район балалар бакчалары арасында без I урынга лаек булдык.
Сегодня в районном доме культуры состоялся заключительный концерт конкурса «Созвездие-2023». Воспитанники нашего сада стали лауреатами I, II, III степени, выступив в номинациях «Хореография», «Вокал-соло», «Вокальный ансамбль», «Конферанс». По общему итогу мы заняли 1 место среди районных детских садов. -
Хәтер кыясы мәңгелек 28.02.2023

Балаларда туган илгә мәхәббәт, сугышта булган батырларга хөрмәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук килә. Шул максаттан, бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. Чарада Чечен сугышында булып кайткан, бүгенге көндә гаиләсе, әти-әнисе белән гомер итүче авылдашыбыз Айнур Фирдәвес улы чакырылган иде. Ул күңелендә булган уй-кичерешләре, хәтирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу бик җылы узды. Балалар матур чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәделәр. Кунагыбыз да үзенең матур җырын бүләк итте. Әлеге җырда сугыш кырында ятып калган дусларына җылы сүзләр һәм киләчәктә сугышларның бетүен теләп әйтелгән юллар яңгырады.
Воспитывать у детей любовь к Родине и уважение к героям войны идет с детского сада. С этой целью сегодня в детском саду «Умырзая» было проведено мероприятие под названием «Скала памяти вечна». На мероприятие был приглашен Айнур Фирдависович, который был в чеченской войне и сейчас живет в Актаныше со своей семьей и родителями. Он поделился своими воспоминаниями, ответил на вопросы детей. Встреча была очень теплой. Наш гость также подарил детям красивую песню.








