Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Район тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе/РМО воспитателей района 01.12.2022

Бүген бакчабызда район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе узды. Килгән кунаклар 1 кечкенәләр, 2 кечкенәләр, уртанчылар төркемнәрендә ачык шөгыльләр карап, мәктәпкә әзерлек төркемендә "Каз өмәсе" милли бәйрәмен тамаша кылдылар. Соңыннан мастер-класста катнашып, кул астындагы материаллардан Яңа елның символы Куян ясарга өйрәнделәр. Тәрбиячеләрнең эшчәнлекләренә югары бәя бирелде.
Сегодня в нашем саду прошло районное методическое объединение воспитателей детских садов. Гости посетили открытые занятия в 1 младшей, 2 младшей и средней группе. Вподготовительной к школе группе посмотрели национальный праздник "Каз өмәсе". Затем, приняли участие в мастер-классе, научились делать кролика-символ Нового года из подручных материалов. Деятельность воспитателей получила высокую оценку.
-
Төбәкара семинар/Региональный семинар 28.11.2022

Бакчабыз педагоглары Энҗе Фәнис кызы һәм Алия Илгиз кызы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик көллиятендә Россиякүләм "Театр атналыгы" уңаеннан оештырылган төбәкара семинарда катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
Педагоги нашего детского сада Энже Фанисовна и Алия Ильгизовна приняли участие в межрегиональном семинаре, приуроченном к Всероссийской "Театральной неделе" в Мензелинском педагогическом колледже имени Мусы Джалиля.
-
Әниләр көне/День матери 25.11.2022

“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
Әлеге шигырь юллары һәрбер баланың әни турында иң беренче ятлаган матур сүзләредер. Әни булганда дөнья ямьле, әни булганда яшисе килә, әни булганда авыртулар да онытыла, әни булганда рәхәт.
Бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Әниләр көне” нә багышланган матур бәйрәмнәр башланып китте. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары үзләренең әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Күңел җылыларын биреп ясаган матур бүләкләрен тапшырдылар. Җылы бәйрәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
-
Балалар белән шахмат уйныйбыз/Играем с детьми в шахматы 16.11.2022

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик теләп шахмат түгәрәгенә йөриләр. Шахмат буш вакытны кызыклы итеп үткәрү өчен кызыклы уеннар гына түгел. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпкырлы файда китерә ала. Иң беренче чиратта балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерә.
Дети подготовительной к школе группы нашего детского сада охотно посещают шахматный кружок. Шахматы-это не просто увлекательная игра, чтобы весело провести свободное время. Они могут принести детям дошкольного возраста множество преимуществ. В первую очередь развивает мышление детей.
-
Уйный-уйный үсәбез/Растём, играя 14.11.2022

Бакчабызның спорт залында балаларның бик яратып шөгыльләнә торган почмагы бар. Һәр төркем бирегә үз вакыты белән керә.
В спортивном зале нашего сада есть уголок, где дети с удовольствием занимаются. Каждая группа заходит в своё время.
-
Бозда куркынычсызлык турында иң яхшы социаль видеоролик/Лучший социальный видеоролик о безопасности на льду 11.11.2022

"Суда һәм бозда уяу булырмын" районкүләм бәйгесенең "Бозда куркынычсызлык турында иң яхшы социаль видеоролик" номинациясендә бакчабызның 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче Саетова Эллария 3 урынга лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!
Воспитанница второй младшей группы нашего детского сада Саетова Эллария заняла 3 место в номинации "Лучший социальный видеоролик о безопасности на льду" районного конкурса "Буду бдительным на льду и на воде". Молодец! Поздравляем!
-
Рольле-сюжетлы уеннар/Сюжетно-ролевые игры 09.11.2022

Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе узенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота.
Игровая деятельность-большой стимул в развитии дошкольника. Обязательным условием является создание игровой среды для детей в детском саду. Исходя из логики игр дошкольного возраста, можно выделить несколько форм игровой деятельности. Каждый из них предусматривает специфические для себя игрушки и игровое оборудование, атрибутику.
-
Бозда һәм суда уяу булырмын/Буду бдительным на льду и на воде 07.11.2022

Бакчабызның нәниләре "Бозда һәм суда уяу булырмын" районкүләм бәйгесенең "Рәсем" һәм "Видеоязма" номинацияләрендә катнаштылар.
Воспитанники нашего детского сада приняли участие в районном конкурсе "Буду бдительным на льду и на воде" в номинациях "Рисунок" и "Видеоролик".
-
"Хушыгыз, кошкайлар!"/"Прощайте, птицы!" 03.11.2022

Хушыгыз кошкайлар,
Исән-имин йөреп кайтыгыз!
Бүген бакчабызның уртанчылар төркеме нәниләре кошларны җылы якка озаттылар. Җылы якка китүче кошларга изге теләкләр теләп, кышлаучы кошларга җимлекләр ясап, җим салып куйдылар.
Сегодня малыши средней группы нашего сада проводили птиц в теплые края. Птицам пожелали добрые пожелания, а зимующим птицам сделали кормушки.
-
Бәйгегә йомгак/Итоги конкурса 28.10.2022

28 октябрь - Халыкара анимация көне. Шул уңайдан бер ай дәвамында барган "Мин нәни мультфильм ясаучы" бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. 1,2,3 урын яулап Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Яр чаллы балалар бакчаларыннан килгән нәни мультфильм ясаучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кунаклар буш кул килмәгәннәр. Педагоглар мультфильм төшерү буенча тәҗрибә уртаклашып, бик кызыклы мастер-класс күрсәттеләр. Балаларның дәртле җырлары, матур биюләре, флешмоблар, кызыклы видеолар белән үрелеп барган бәйрәмебез истәлеккә фото төшү белән тәмамланды.
Сегодня состоялась церемония награждения конкурса "Я-юный мультипликатор". В мероприятии приняли участие юные мультипликаторы, занявшие 1,2,3 места из Актанышского, Муслюмовского, Мензелинского, Набережночелнинского детских садов. Педагоги обменялись опытом по съемкам мультфильма и показали интересные мастер-классы. Праздник сопровождался задорными песнями, танцами, флешмобами.








