Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Сездән конкурс, бездән-бүләкләр!" 26.01.2023

"Лео" россиякүләм балалар бренды игълан иткән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар өчен "Сездән конкурс, бездән-бүләкләр!" иҗади бәйгесендә бакчабызның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Фәрсия Фәһим кызы оештырган "Весёлый снеговик" рәсем бәйгесе кызыклы дип табылды. Һәм "Лео" россиякүләм балалар бренды аны хезмәттәшлек итәргә чакырды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ясаган рәсемнәр призлы урыннар яуладылар. "Лео" россиякүләм балалар бренды җибәргән бүләкләр җиңүчеләргә һәм катнашучыларга зур сөенеч булды.
-
Республикакүләм "Эколидер" бәйгесе/Республиканский конкурс "Эколидер"" 23.01.2023

Бакчабызның зурлар төркеме балалары (тәрбияче Венера Фидарисовна) "Эколидер" республикакүләм бәйгесендә катнаштылар. Сертификат белән бүләкләнделәр. Молодцы!
Дети старшей группы нашего детского сада (под руководством воспитательницы Венеры Фидарисовны) приняли участие в республиканском конкурсе "Эколидер". Награждены сертификатом. Молодцы!
-
"Ел тәрбиячесе - 2023"/"Воспитатель года-2023" 17.01.2023

"Ел тәрбиячесе - 2023" республикакүләм бәйгесенең муниципаль турында бакчабызның тәрбиячесе Салахова Эльвира Бәһрәм кызы катнашты. Ул уртанчылар төркеме белән шөгыль күрсәтте. Һәм "Минем педагогик табышым" этабында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Уңышлар телибез.
В муниципальном туре республиканского конкурса "Воспитатель года - 2023" приняла участие воспитатель нашего детского сада Салахова Эльвира Баграмовна. Она показала открытое занятие в средней группе. И поделилась своим опытом работы на этапе "Моя педагогическая находка". Желаем удачи.
-
Яңа ел белән!/С Новым годом! 31.12.2022

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
"Ел символы-2023", "Совет Яңа ел мультфильмнары геройлары" районкүләм бәйгесе җиңүчеләре/Победители районного конкурса "Символ года-2023", "Герои советских новогодних мультфильмов" 29.12.2022

Районкүләм уздырылган "Ел символы-2023", "Совет Яңа ел мультфильмнары геройлары" эшләнмәләр бәйгесендә бакчабызның иң тырыш гаиләләре җиңү яулады. Анваровлар гаиләсе 1 урын, Гараевлар гаиләсе 2 урын, Камаловлар гаиләсе 3 урын яуладылар.
В районном конкурсе поделок "Символ года-2023", "Герои советских новогодних мультфильмов" семьи нашего детского сада заняли призовые места. . Семья Анваровых-1 место, семья Гараевых-2 место, семья Камаловых-3 место.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 23.12.2022

Бүген бакчабызның иң кечкенәләр төркеме балалары Яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрде. Бәйрәмгә башмагын югалтып кергән Куянга балалар матур уеннар аша башмагын табырга булыштылар. Ә дуслар эзләп килгән Кар кызына дуслар табып, бергәләп бик күңелле җырлар җырлап, биюләр биеделәр. Хуш киләсең, Яңа ел, әйдә түрдән уз!
-
#ЭкоДетиАктаныш2022/#ЭкоБалаларАктаныш2022 14.12.2022

Бүген 4 нче санлы балалар бакчасы базасында район күләмендә уздырылган "Экобалалар" республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Бакчабыздан 2 команда катнашты. Алар рәхмәт хатларына ия булдылар.
Сегодня на базе детского сада №4 состоялось награждение республиканского конкурса "Экодети". Из нашего детского сада приняли участие 2 команды. Они получили благодарственные письма.
-
Мультяшные герои/Мультфильм геройлары 12.12.2022

Бакча күләмендә уздырылган "Күләмле мультфильм геройлары" бәйгесенә йомгак ясалды. 1,2,3 урыннарга ия булган балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Балалар әти-әниләре белән бергәләп ясаган әлеге геройлар бакчабызның төрле почмакларын бизәп торачаклар.
-
"Журавли надежды"/"Өмет торналары" 09.12.2022

Балалар иҗат үзәге оештырган "Журавли надежды"("Өмет торналары") районкүләм бәйгесендә бакчабызның нәниләре Фардиева Милана - 1 урын (җитәкчесе Шарапова Ф.Ф.), Салихова Милена (җитәкчесе Гильмутдинова В.Ф.) - 2 урын яуладылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
В районном конкурсе "Журавли надежды", организованном Центром детского творчества, воспитанники нашего детского сада заняли призовые места. Фардиева Милана - 1 место (руководитель Шарапова Ф. Ф.), Салихова Милена - 2 место (руководитель Гильмутдинова В. Ф.). Поздравляем победителей!
-
Татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" 02.12.2022

Бүген бакчабызда татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" гөрләде. Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен истә тотып, "Чума үрдәк, чума каз", "Челтәр элдем читәнгә", "Йөзек салыш" җырлы-биюле уеннары аша милли бәйрәмебезне искә төшерделәр. Бары тик "Каз өмәсе"ндә генә була торган бәйрәм рухы, каз мае белән майланган тәбикмәк бәйрәмебезне тагын да матурлады.








