Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Изге Вәли көне" 14.02.2018

Солтанова Ләлә Илфар кызы:
14 февраль -" Изге Вәли" көнне, балалар белән иң якын кешеләре - әти-әниләренә бүләк әзерләдек. Оригами ысулы белән йөрәк ясадык аларга. Безнең бүләкләр хөрмәтле әти-әниләребезнең йөрәкләрен җылыткандыр дип уйлыйбыз.
-
"Кубок Надежды" 11.02.2018

Марданова АйгөлДамир кызы:
11 февраль көнне 2010 нчы елга кадәрле туган балалар арасында "Кубок Надежды" районкүләм шахмат турниры булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да уңышлы чыгыш ясадылар һәм грамота, медаль белән бүләкләнделәр.
Арысланов Әмир - I урын
Шарипов Раяз - II урын
Аларга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез! Афәрин, малайлар!
-
"Созвездие-Йолдызлык" 01.02.2018

Безнең бакчада бүген "Йолдызлык" республикакүләм бәйгенең 1 нче туры узды. Кечкенә йолдызчыкларыбыз үзләренең талантларын килгән жюри әгъзаларына күрсәтеп уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
"Мастер-класс" район бәйгесе 31.01.2018

Бүген, 2 нче балалар бакчасы базасы кысаларында "Иң яхшы мастер-класс" район бәйгесе үткәрелде. Безнең бакчабыз данын яклап, тәрбияче Аглямова Миләүшә Васил кызы катнашты. Үзенең "Сихри лампа" дип исемләнгән мастер-классын күрсәтеп 3 урын яулады. Афәрин, котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз
-
"Ел тәрбиячесе - 2018" бәйгесенең район туры 23.01.2018

Бүген 6 нчы балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең район турының икенче көне узды. Безнең балалар бакчасыннан Газизова Элвира Дилшат кызы катнашып, "Иң креатив тәрбияче" исеменә лаек дип табылды. Котлыйбыз! Киләчәктә яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
Ел нәтиҗәләре 17.01.2018

2017 нче елда югары күрсәткечләргә ирешкән район үзәге балалар бакчалары арасындагы бәйгедә 3 нче урын яулаган безнең балалар бакчасын чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә тагын да югары үрләргә ирешергә язсын, хөрмәтле хезмәттәшләр.
-
Кыш бабайлар ярышы 29.12.2017

Актаныш муниципаль районы оешма-предприятиеләр арасында уздырылган Кыш бабайлар команда ярышында безнең балалар бакчасы коллективы командасы 4 нче урын яулады. Афәрин!
- 28.12.2017
-
Төкле аягың белән Яңа 2018 ел 27.12.2017

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.Балалар бакчасында Яңа елга багышланган бәйрәм иртәләре бик күңелле үтте. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр, җыр-биюләре белән шатландырдылар. Кунакка килгән урман җәнлекләре дә балалар белән бергә уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар.
-
Консультатив пункт эшчәнлеге 18.12.2017

Безнең балалар бакчасы район бакчалары өчен нәфис-нафәсәти үсеш буенча консультатив пункт буларак әлеге юнәлешкә аерым басым ясый. Бүген безгә кунак булып Актаныш районының "Катнаш төрдәге 6 нчы санлы балалар бакчасы"ннан музыка җитәкчесе Гыйлфанова Айзилә Айнур кызы белән өлкән тәрбияче Хаернасова Венера Музафар кызы килделәр.








