Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Әни белән бергәләп... 07.03.2017

8 Март-Халыкара Хатын-кызлар көне уңаеннан бакчабызда "Әни белән бергәләп" темасы астында фотокүргәзмә оештырылды. Балалар бик теләп әлеге чарада катнаштылар.
-
Гаилә бәйрәме 03.03.2017

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март - Халыкара Хатын-кызлар бәйрәмен бакчабызда "Гаилә бәйрәме" итеп үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Шундый күңелле очрашуның беренчесе бүген Уртанчылар В төркемендә үтте.
-
Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фаттахов призына чаңгы ярышлары 23.02.2017

Актанышыбызның "Бүләк" чаңгы трассасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фаттахов призына үткән чаңгы ярышларында коллективыбыз кызлары сынатмады.
-
"Менә минем әти!" 22.02.2017

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне балалар бакчаларында "Әтиләр бәйрәме" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан төркемнәрдә "Менә минем әти!", "Минем әти иң шәбе", "Минем әтием - солдат" темаларына фотокүргәзмәләр оештырылды.
-
"Туган тел көне" 21.02.2017

Халыкара Туган тел көнендә бакчабызда төрле тематик чаралар үткәрелде. Кечкенәләр туган тел турында табышмаклар әйтештеләр, шигырьләр сөйләделләр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары викторина үткәреп, туган тел турында күзаллауларын үстерделәр. Күңел ачу Г.Тукайның "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.
-
"Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесенең зона этабы 20.02.2017

Бүген балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесенең зона этабы үтте. Район турында призлы урыннар яулаган тәрбиячеләр белән бергә Сарман, Минзәлә, Мөслим районнарының иң көчле тәрбиячеләре көч сынашты.
-
"Йолдызлык-2017" 16.02.2017

Бүген "Йолдызлык" конкурсының район этабына нәтиҗәләр чыгарылды. Безнең балалар бакчасы район бакчалары арасында җиңү яулады. Балаларыбызны, тәрбиячеләрне җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә тагы да югарырак үрләр яуларга язсын!
-
"Россия чаңгы юллары-2017" 12.02.2017

Бөтенрәсәй күләм үткәрелүче "Россия чаңгы юллары - 2017" чарасында безнең бакча коллективы да актив катнашты.
-
Йолдызлык - 2017 01.02.2017

Бүген бакчабызда "Йолдызлык - 2017" бәйгесенең район этабына сайлап алу туры үтте. Балаларыбызның җырлары, биюләре һәм оста итеп сөйләүләре жюри тарафыннан югары бәяләнде. Нәни йодызчыкларыбызга алдагы чыгышларында да уңышлар телибез.
-
Ел тәрбиячесе - 2017
23.01.2017
Бүген "Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының район туры үтте. Бакчабызның беренче категорияле тәрбиячесе Салахова Эльвира Бәһрәм кызы уңышлы гына чыгыш ясап, "Эзләнүчән тәрбияче" номинациясендә җиңү яулады.








