Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Нәни пешекчеләр өчен мастер-класс 20.01.2017

Бакчабызда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәриповичны хөрмәтләп зур вакыйга узды. Балалар үз куллары белән аның яраткан ризыгы - тары кыстыбые пешерделәр. Башта пешекче апаларның эчтәлекле итеп татар халкының милли ризыклары турында сөйләгәнен тыңладылар. Шуннан соң гына тары кыстыбые пешерү серләренә төшенделәр. Кечкенә бармаклары белән камыр җәеп карау, киптерү, эчлеген салып кысу, кыстыбыйны майлау мизгелләрендә балалар үзләрен бик җитди тоттылар. Аларда үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп. горурлану хисе уянды. Пешекчеләр белән саубуллашканда балаларның күзләрендә уйнаган шатлык нуры шул турыда сөйли иде.
-
Бакчабызда тәрбиячеләрнең һөнәри конкурсы
13.01.2017
Бүген бакчабызда "Ел тәрбиячесе -2017" конкурсы булып үтте. Тәрбиячеләребез белем бирү эшчәнлекләре күрсәттеләр, методик темаларын ачып презентация якладылар. Беренче урынны Салахова Эльвира Бәһрәм кызы яулады. Аңа конкурсның алдагы этапларында да уңышлар насыйп булсын!!!
-
Бакчабызда каз өмәсе 09.12.2016

Көзге муллык, көзге байлык!
Бакчада - каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага -
Шау-гөр килә һәммәсе!
Каз - кешеләр тарафыннан кулга ияләштерелгән иң борынгы кошларның берсе. Әби-бабайларыбыз бу кошны бик теләп асраганнар, мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Беренче кар төшеп, көннәр суытуга гөрләтеп каз өмәләре үткәргәннәр. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу, күңел ачу чарасы да булган.
Бакчабыз балалары мондый йола-бәйрәмнәр белән даими танышып торалар, бик теләп катнашалар.
-
Бию Мәйдан 02.12.2016

Районда "Бию мәйдан" биючеләр фестиваль-конкурсы гөрли. Бу чарадан бакчабыз балалары да читтә калмады - сәхнәләрне дер селкетеп уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Бүгенге көн педагогика фәненең актуаль проблемалары" 28.11.2016

26нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең 10нчы гимназия базасында "Бүгенге көн педагогика фәненең актуаль проблемары" дип аталган IV халыкара фәнни конференция булып үтте. Казан федераль университеты һәм Казахстан республикасы Милли мәгариф акдемиясе оештырган бу гамәли чарада бакчабыз тәрбиячеләре Хисматуллина Лилия Фәрит кызы, Шарапова Фәрсия Фәһим кызы, Марданова Айгөл Дамир кызы, Мазнавиева Миләүшә Роберт кызы катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Республикабыз районнарында ФДББС кысаларында балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирүнең торышы турында түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Африка илләрендә, Казахстанда белем бирү системасы белән танышып, бай мәгълумат туплап кайттылар.
-
Бәйрәм белән, ӘНИЛӘР! 25.11.2016

Әниләр көне уңаеннан атна буе бакчабызда күңелле бәйрәм чаралары оештырылды. Балалар әниләрне котлап бәйрәм иртәләре әзерләде - җырлар өйрәнделәр, шигырьләр ятладылар. Аларның чыгышларын әниләр бик җылы кабул иттеләр. Ә әниләрне иң сөендергәне - балаларның үз куллары белән ясаган истәлек бүләкләре булгандыр, мөгаен.
-
"Театральная деятельность как средство развития речи в ДОО"
16.11.2016
Бүген бакчабызда әлеге тема астында рус теле тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы булып узды. Рус теле тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы зурлар төркемендә рус теленә өйрәтү эшчәнлеге, Шарапова Фәрсия Фәһим кызы мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше эшчәнлеге, музыка җитәкчесе Халилова Айназ Айдаш кызы белән Эльвира Рафисовна "Кошкин дом" әкияте буенча мюзикл күрсәттеләр. Белем бирү эшчәнлекләрен һәм күңел ачу иртәсен тәрбиячеләр уңай яктан бәяләделәр, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
"Тылсымлы куллар"да кунакта 11.11.2016

11 ноябрь көнне Казан шәәрендә республикакүләм "Кояшлы балачак" бәйгесенә нәтиҗә ясалды һәм "Тылсымлы куллар" журналының 5 яшьлек юбилее булып узды. Әлеге чарада бакчабыз тәрбиячесе Шарапова Фәрсия Фәһим кызы канашты. Аның эше "Ачык дәрес" номинациясендә җиңү яулады. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Минем күңелле тубым 05.11.2016

Балаларның спорт уеннары белән кызыксынуларын арттыру, хәрәкәт активлыкларын үстерү максатыннан бакчабызда "Минем күңелле тубым" бәйге-ярышы үтте. Физик тәрбия инструкторы Зөлфия Зәет кызы ике командага тупланган балаларга туп белән нинди генә уеннар уйнатмады да, ничек кенә сынап карамады. Балалар тупны тәгәрәтеп тә, идәнгә бәреп тә, тез арасына кыстырып та, баш очыннан йөртеп тә ярыштылар.
-
Хушыгыз, кошкайлар! 02.11.2016

Инде көзнең соңгы аена да аяк бастык, әкеренләп кышка якынлашабыз. Табигать тә кышкы йокыга әзерләнә, кышлаучы кошлар язга кадәр туган якларын калдырып, ерак сәфәргә, җылы якка юл алалар. Бүген уртанчылар В төркеме балалары хәерле юллар тели-тели "кошларны озатып" калдылар. Бакчабыз балалары аларның кайтуын сагынып көтеп алырлар. Ә үзебездә кышлаучы кошларга кышкы салыннарда азык табарга ярдәм итәргә сүз бирделәр.








