Структурное подразделение Азякульская начальная школа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышской средней общеобразовательной школы №1» Актанышского муниципального района/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Әҗәкүл башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(855)-523-23-96 |
| E-Mail: | SAzakul.Akt@edu.tatar.ru, 0383000003@tatar.mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Азякульская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 9 учащихся/ 9 укучы |
| У нас учат: | 2 педагога/2 педагог |
Структурное подразделение Азякульская начальная школа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышской средней общеобразовательной школы №1» Актанышского муниципального района/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Әҗәкүл башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе " - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Педсовет 04.04.2019

3 чиреккә йомгак ясалды, 4 чиреккә карар кабул ителде. Курсларда булып кайткан укытучыларның чыгышлары тыңланылды. Педсовет бик эчтәлекле һәм файдалы булды.
-
«Президент көндәлеге» проекты старт алды. 03.04.2019

-
ВПР 03.04.2019

На сайте федерального института оценки качества образования (ФИОКО) вы можете скачать описание и образцы всероссийских проверочных работ в 2019 году по ссылке: https://fioco.ru/obraztsi_i_opisaniya_proverochnyh_rabot_2019
-
1 апрель- Кошлар көне 01.04.2019

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру һәм ныгыту максатыннан викторина һәм төрле конкурслар үткәрдек. Өйдә ясап килгән рәсемнәре буенча күргәзмә оештырдык. Кошларның тормышы турында төрле мәгълүматлар белән таныштык.
-
1 апрель- Көлке көне. 01.04.2019
1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. 1 апрель- Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр.Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле.Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә билгеләп узалар. -
Санминимум укулары 26.03.2019

Пешекчебез Мәхмүтова Фәнзия Мөхәммәтулла кызы санпэд укуларында укып кайтты.
-
Кошларга ярдәм итик! 23.03.2019

Укучыларны бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру, кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү; табигатьне саклау хисе булдыру максатыннан тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар үзләренең күзәтүләреннән чыгып кошлар турында төрле мәгълүматлар белән бүлештеләр. Өйдә сыерчык оялары ясап урнаштырып куйдылар.
-
Язгы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж 22.03.2019

Язгы каникулга китү уңаеннан “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага викторина үткәрелде. Укучыларга юлларда, җәмәгатъ урыннарында, сулыклар тирәсендә сак булу, өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде, имзалар алынды. Сыйныф бүлмәләре тәртипкә китерелде.
-
Контрольные работы 19.03.2019

18,19 марта учащиеся 2, 4 классов написали административные контрольные работы по математике и по русскому языку
-
Чәчәк орлыклары утырттык. 16.03.2019

Мартның беренче көннәрендә үк мәктәптә балалар укытучы апалары белән чәчәк орлыклары утырттылар. Укучыларны кайбер кагыйдәләр белән таныштырдылар. Хәзер балалар орлыкларны кайсы вакытта, нинди тирәнлектә утыртырга кирәклеген беләләр. Март - бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен дә иң кулай вакыт.. Матур чәчәкләребез мәктәбебез янын бизәр дип өметләнәбез.











