Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Искечә Яңа елны каршылыйбыз 13.01.2021

"Бисер" түгәрәгенә йөрүче балалар искечә стильдә Яңа елны каршы алдылар.Ни генә әйтсәләр дә, иң тәмле һәм иң ямьле бәйрәм ул Яңа ел! Бәйрәм рухын дәвам итеп, төрле кызыклы уеннар уйнадылар, ярыштылар, күңел ачтылар балалар.Бәйрәм түгәрәк табын янында чәй эчү белән тәмамланды.тагын унике айга чыршы белән саубуллаштык.Тагын бер яшькә үсеп,яңа уңышлар белән көтеп алырбыз яшел,бизәлгән чыршылы бәйрәмне!
-
Итоги конкурса 11.01.2021

В период с 16 ноября по 20 декабря 2020 года был проведен Республиканский конкурс "Волшебный мир оригами" для детей с ограниченными возможностями.В конкурсе приняли участие 161 обучающийся из 35 образовательных организаций из 20 территорий Республики Татарстан.
Приказ по итогам конкурса "Волшебный мир оргами"/upload/storage/org5202/files/итоги Волш_мир оригами 2020.pdf
-
Котлыйбыз! 09.01.2021

2021 елның январь ае күңелле спорт ярышлары белән башланып китте."Сәламәтлек һәм спорт декадасы" кысаларында, өстәл теннисы буенча ярышта, Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагоглары Садри Әнис һәм Газизова Ләйсән мактаулы беренче урынга лаек булдылар. Булдырдыгыз,котлыйбыз!
-
Җиңү белән котлыйбыз! 06.01.2021

6 нчы январь көнне Бүләк чаңгы базасында мәгариф учреждениеләре арасында чаңгы эстафетасы узды.Әлеге ярышта педагогларыбыз Хуҗин И.Т. һәм Солтанова А.И. Актаныш балалар иҗат үзәге командасы данын якладылар. Чаңгычыларыбыз II урынны яуладылар.Әфәрин, Сезгә! Киләчәктә дә уңышлар улдаш булсын!
-
Яңа елны каршылыйбыз! 06.01.2021

Яңа елны һәркем көтеп ала.Балалар өчен тәмле дә,ямьле дә бәйрәм ул Яңа ел! Инглиз телен өйрәнүче кечкенә балалар Санта Клаус белән бик күңелле чыршы бәйрәме үткәрделәр.Муллахметова И.М. бәйрәмнәрне мавыктыргыч да,истә калырлык та итеп оештыра белә.Бәйрәм белән,барыгызны да!Яңа ел яңа шатлыклар,яңа уңышлар алып килсен!
-
Яңа елны каршылаганда. 30.12.2020

Яңа елны балаларча әкияти итеп каршылау - районыбызда традициягә әйләнеп бара.Балалар иҗат үзәге коллективы да маскалар парадында катнашып,бәйрәмгә ямь өстәде.Якынлашып килүче бәйрәм белән!
-
"Серле сәгать" могҗизалары 30.12.2020

Меңнәр авылында чыршы бәйрәме аеруча истәлекле булды.Актаныш Балалар иҗат үзәге коллективы "Серле сәгать" әкияти тамаша белән авыл балаларына онытылмаслык бәйрәм бүләк иттеләр.Ел "хуҗасы" - Үгез дә,Кыш бабай,иске ел "хуҗасы" - Тычкан дә,Песи дә тамашага ямь өстәделәр.Яңа ел яңа уңышлар,шатлыклы көннәр,саулык - сәламәтлек алып килсен!
-
C наступающим Новым годом!/Якынлашып килүче Яңа ел белән! 29.12.2020

Хөрмәтле хезмәттәшләр!Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез! барыгызга да сәламәтлек,җан тынычлыгы,гаилә иминлеге,шатлык - куанычлар телибез.Яңа елда икеләтә бәхет,икеләтә шатлык - бары шул!
-
Чыршы кунакка дәште. 28.12.2020

Балачак бәйрәмнәр,күңелле уеннар,ярышлар,күчтәнәч- бүләкләр белән дә истә кала.Әлбәттә,бәйрәмнәре - Яңа елы бәйрәмнәре белән. Кечкенә тегүчеләр дә бизәлгән чыршыга битараф була алмадылар.Үзләре әзерләгән маска-костюмнары белән чыршы янына җыелдылар.Әкияттән килгән кунаклар белән бергәләп күңел ачтылар.Чыршы бәйрәме- күңелле дә,тәмле дә бәйрәм ул!
-
Чыршы бәйрәме - күңелле бәйрәм! 27.12.2020

"Уйный-уйный өйрәнәбез" мәктәп алды хәзерлеге түгәрәгенә йөрүче балалар "Күңелле чыршы" бәйрәмен бик теләп үткәрделәр.Ел буена сагынып,көтеп алынган әлеге бәйрәмгә Кыш бабай,киләчәк ел символы - Үгез дә кунак булып килделәр.Алар буш кул белән килмәгәннәр-төрле күчтәнәчләр,бүләкләр,күңелле уеннар алып килгәннәр. Балаларның матур җырларын,шигырьләрен, мавыктыргыч уеннарын бик теләп карадылар,үзләре дә катнаштылар. Бәйрәм Яңа елга матур теләкләр теләү,Кыш бабайның күчтәнәчләрен авыз итү белән тәмамланды.
Хуш киләсең,Яңа ел!









