Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Үзәк чыршыны ачу тантанасында/Открытие главной елки 26.12.2020

25 нче декабрь көнне район үзәгендә күңелле бәйрәм - Үзәк чыршыны ачу тантанасы үтте.Балалар иҗат үзәге коллективы әлеге чарада төп рольләрнең берсен үтәде- татар халык әкиятләре геройлары булып киенеп,тамашада катнашты.Яңа ел җиткәндә, күңелле әкият геройлары белән җитәкләшеп, искиткеч матур чыршы янында түгәрәктә җырлап әйләнү һәркемне дә балачагына алып кайта. Балалар өчендә,өлкәннәр өчен дә искиткеч күңелле бәйрәм булды!
-
Кыш бабай остаханәсендә/Мастерская Деда 26.12.2020

Кыш бабай бүләкләрен кайчан һәм кайда әзерли икән?Бу сорауны балалар еш бирә торгандыр.Бераз үсә төшкәч,Балалар иҗат үзәге дигән искиткеч бер бинада, Кыш бабайның остаханәсе, бәйрәм алдыннан үз ишекләрен ача. "Оригами" түгәрәгендә кәгазьдән төрлечә бөкләү ысулы белән искиткеч эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр.Кыш бабай, Яңа ел килер алдыннан, монда бик күп заказлар җибәрә.
-
Яңа елны каршылыйбыз! 24.12.2020

Район үзәге көннән-көн әкияти патшалыкка әйләнә бара.Яңа елны каршыларга,төрле тамашалар үткәрергә,сихри тирәлек булдырырга һәркем кулыннан килгән кадәр үз көчен кертә.Оешмалар арасында бизәлешкә,сыннарга бәйге игълан ителде.Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре дә тырышып иҗади эшкә алындылар.Татар халык иҗатыннан "Зөһрә кыз" әкиятенә сын эшләделәр.Күмәк хезмәт матур һәм зәвыклы килеп чыкты.
-
"Серле кар бөртекләре " бәйгесе 18.12.2020

Актаныш Балалар иҗат үзәге педагоглары арасында "Иң оригиналь" кар бөртегенә бәйге үткәрелде.Өстәмә белем бирү оешмасын Яңа ел бәйрәме алдыннан тагын да матуррак итеп бизәү,балаларга бәйрәм бүләк итү максатыннан оештырылган әлеге чара бик кызыклы булды.Барлык бәйгедә катнашучыларга иҗади уңышлар,яңа үрләр телибез.
-
Котлыйбыз! 11.12.2020

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызны да дәүләтебез бәйрәме - Россия Конституциясе көне белән котлыйбыз!Без барыбыз да илебезне көчле,тынычлык сагында нык торучы,россия гражданнарының тигезлегенә омтылучы дәүләт булуын беләбез.
Сезнең барагызга да киләчәктә уңышлар,нык сәламәтлек,гаилә иминлеге телибез.
-
Уңышлар телибез!
10.12.2020
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең "Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат"муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе, "Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Алдымда ак кәгазь" әдәби бәйгесе үткәрде.Республикакүләм бәйгенең "Иң яшь шагыйрь" номинациясендә икенче мактаулы урынга Балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сөйләм" түгәрәгендә шөгыльләнүче Газизов Инсаф лаек булды.Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз! 10.12.2020

Инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлегедә күп төрле чаралар үткәрелә. Балалар иҗат үзәгендә район балалары арасында үткәрелгән"Өмет торналары" ("Журавли надежды") бәйгесенә нәтиҗә ясалды.Күңел җылысын биреп ясалган эшләр берүне дә битараф калдыра алмый.Барыгызга да якты өметләр,шатлык,күңел көрлеге теләп калабыз!
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 07.12.2020

Татарча көрәш буенча 5 нче декабрьдә Актанышта танылган көрәшче Илфат Әнвәров истәлегенә узган районара турнирда Балалар иҗат үзәгенең көрәш түгәгенә йөрүче командасы 3 нче урынны яулады.
Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
1 урын - Марданов Ришат, Шәмсиев Илназ
2 урын - Нургалиев Айзат
3 урын - Рузибоев Дамир, Шәмсиев Ильяс, Гайнанов Динияр
4 урын - Гыйлемов Салават, Шәйхетдинов Сәид
-
Ярыш дәвам итә. 04.12.2020

30 нчы ноябрьдән 6 нчы декабрьгә кадәр аралыкта Казан шәһәрендә "Мин - мастер" региональ чемпионаты бара. " Куллар белән" ("Руками") номинациясендә Балалар иҗат үзәгенең "Һәр эшкә дә оста" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучысы Мукимов Нәфис яшьтәшләре белән көч сынаша.Без аңа уңышлар телибез.
-
Тантаналы линейка 03.12.2020

3 декабрь көнне Җиңү паркында районыбызның иҗтимагый балалар оешмаларының «Билгесез солдат» көненә багышланган тантаналы линейкасы уздырылды.
Линейкада район хәрби комиссары Ахметзянов Л.С., Бердәм Россия партиясенең Актаныш жирле бүлекчәсе башкарма секретаре Исламова З.Г. , район мәгариф идарәсе җтиәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Р.М. катнашты.
Билгесез солдат көне - ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне. Билгесез солдатларның батырлыгы беркайчан да онытылмас. Солдатларны хөрмәтләп, Актаныш 1 санлы мәктәбенең Рим Мустафин, Актаныш 2 санлы мәктәбенең Фәрит Ахмадишин, Кадет мәктәбенең Хәсән Заманов исемендәге, Гуманитар гимназиянең “Ялкын” балалар оешмаларында тәрбияләнуче яшь юнармиячеләре, “Форпост” хәрәкәтендә катнашучы балалар траафыннан һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр куелды.









