Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Наш госпаблик 31.05.2024

Присоединяемся к сообществу МБОУ "Поисевская СОШ" vk по ссылке: https://vk.com/public216919060
-
VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе 28.03.2024

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды. Әлеге чарада Актаныш районы данын яклап мәктәбебезнең 9нчы класс укучысы Ләйлә Нуриева катнашты.Бәйге нәтиҗәләре буенча Ләйлә дипломант исеменә лаек булды.Ләйләне уңышлары белән котлыйбыз,афәрин !!!
-
Семинарда катнашу 28.03.2024

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева 2024 нче елның 22 мартында "Казан федераль университеты" тарафыннан оештырылган "Күпмилләтле мөхиттә туган телне һәм әдәбиятны укыту алымнары" дип исемләнгән семинарда катнашып, сертификатка ия булды.
-
«Көмеш кыңгырау» газетасында укучылар иҗаты 25.03.2024

«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2024 нче елның 23 март көнне басылып чыккан 11 номерлы санында мәктәпнең 2 нче класс укучылары Ибрагимова Айсылуның «Март» һәм Макарова Аделинаның "Түзми" дип аталган шигырьләре басылып чыкты.
-
Спорт яңалыклары 23.03.2024

Билбау көрәше буенча 22нче март көнне Минзәлә шәһәрендә узган районара ярышта Пучы командасы 2 нче урынны яулады. Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәмсиев Ильяс, Салихов Фаяз, Кашапов Айрат - 1 урын,
Шәйхетдинов Сәид, Хөснетдинов Рөстәм, Ибатуллин Раяз - 2 урын,
Салихов Рамазан, Гарфиев Данил, Рузибоев Тимур - 3 урын,
Остазлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Җиңүчеләребезне котлыйбыз, аларга киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз. -
"Илһам" Рәсәйкүләм бәйгесенең зона этабы 22.03.2024

21 нче март көнне мәктәбебезнең 10 класс укучысы Имамова Энҗе, 9 нчы класс укучылары: Нуриева Ләйлә һәм Шәехова Алинә Яр Чаллы шәһәрендә узган "Илһам" Рәсәйкүләм яшь язучылар бәйгесенең зона этабында "Яшь шагыйрь" номинациясендә һәм Нуриева Ләйлә "Яш журналист" номинациясендә бер төркем язучылар, журналистлар алдында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Беренче этап җиңүчесе сертификатына ия булдылар. Кызларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Укытучылары: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева. -
Беренчеләр- китапханәдә 22.03.2024

Пучы мәктәбенең 1нче класс укучылары мәктәп китапханәсендә. Педагог-китапханәче Фазуллина Гөлшат Хавил кызы газета- журналларга күзәтү ясады. Укучылар класс җитәкчеләре Ләйлә Зөфәр кызы белән берлектә, каникулда уку өчен китап-журналлар алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2024

21 нче март көнне мәктәптә 3 чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Уку-укыту һәм тәрбия эшләренә нәтижә ясалды. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Мәктәп директорларының район семинары 21.03.2024

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Укучыларның заманча компетенцияләрен формалаштыру ресурсы буларак «Үсеш ноктасы» үзәге» темасы астында мәктәп директорларының район семинары үтте.Мәктәп җитәкчеләре укучыларның проект эшчәнлекләре белән таныштылар, "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәге проекты кысаларында кайтарылган лабораторияләрне кулланып оештырылган биология, физика, химия фәннәре буенча ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар.
-
Вебинар-практикум 20.03.2024

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева 2024 нче елның 19 мартында " Социаль-гуманитар белем бирү" үзәге тарафыннан оештырылган "Туган тел һәм әдәбиятны укытуга комплекслы якын килү" дип исемләнгән 4 сәгатьлек вебинар-практикумда катнашып, сертификатка ия булды.








