Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Дорога без опасности 22.02.2018

Ученица 4 класса нашей школы Гаянова Амина заняла 2 место в муниципальном этапе конкурса творческих работ «Дорога без опасности» в номинации «Конкурс слоганов, стихов, частушек». Руководитель Ахмадуллина М.М. Поздравляем!!!
-
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018

Совет Армиясендә, һава һәм диңгез флотында хезмәт иткән кадерле абыйлар, әтиләр һәм булачак солдатларыбыз! Сезне чын күңелдән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.
-
Туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаянова Лүзия Хәбибҗан кызы, 5 класс укучылары белән берлектә, “Туган телем- иркә гөлем” исемле мәктәпкүләм чара үткәрде. Ачык чара шигырь сөйләү һәм җыр- биюләр белән бергә үрелеп барды.
-
“Йолдызлык -2018” 20.02.2018

20 февраль көнне, Актаныш мәдәният йортында, “Йолдызлык -2018” эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең гала концерты булып узды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм түбәндәге урыннарга ия булдылар:
- “Конферанс” номинациясендә II дәрәҗә лауреат- Хафизова Таңсылу һәм Гаянов Айбулат;
- “Вокал- дуэт” номинациясендә III дәрәҗә лауреат – Ләйсән һәм Зәлия Сафиналар;
- “Вокал- соло” номинациясендә Сафина Ләйсән дипломант;
- “Халык биюләре” номинациясендә мәктәп укучылары дипломант булдылар.
Җиңүчеләр Диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!
-
"Без яшь, без сәләтле..." олимпиадасы 19.02.2018

Гимназия-интернат базасында 4-6 класс укучылары өчен Республикакүләм “Без яшь, без сәләтле...” интеллектуаль олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадага Актаныш муниципаль районы мәктәпләре, республиканың башка район һәм шәһәрләреннән (Яр Чаллы, Азнакай, Минзәлә, Бөгелмә, Нурлат) барлыгы 210 укучы катнашты. Укучылар I турда математика, инглиз һәм рус телләреннән биремнәр эшләде, II турда, командаларга тупланып, иҗади проект якладылар. Безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Гаянова Әминә һәм 6 нчы класс укучысы Гаянов Айбулат индивидуаль олимпиадада призёрлар, ә мәктәп командасы дапризёр булдылар. Котлыйбыз!!!
-
Конкурс 19.02.2018

Хәрби- патриотик айлык буенча чаралар дәвам итә. Бүген мәктәптә 2-9 класс укучылары арасында үткәрелгән стенгазеталар конкурсына нәтиҗәләр ясала.
-
“Хуш, Әлифба!” 14.02.2018

Бүген мәктәптә башлангыч класс укытучысы- Салихова Гүзәлия Гавис кызы 1 нче сыйныф укучылары белән “Хуш, Әлифба!” исемле мәктәпкүләм кичә оештырды. Кичә төрле мавыктыргыч уеннар һәм җыр- биюләр белән бергә үрелеп барды. Бу күңелле мизгелләр укучыларның күңелләрендә якты хатирә булып озак саклансын иде.
-
Кадерле кунаклар 13.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында, 3 – 4 нче сыйныф укучылары, тыл ветераннары белән очраштылар. Ветераннар сугыш вакытында тылдагы хезмәтләре турында сөйләделәр. Укучылар исә ветераннарга үзләренең дәртле җыр- биюләрен бүләк иттеләр. Очрашуның тәрбияви әһәмияте гаять зур булды.
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 12.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында, 1 - 2 нче сыйныф укучылары, сугыш чоры балалары белән очраштылар. Өлкәннәр сугыш чоры авырлыклары турында сөйләделәр, балаларга хәзерге тормышның кадерен белергә, тырышып укырга дип үгет- нәсыйхәт бирделәр. Укучылар җыр-биюләр белән өлкәннәрне хөрмәтләделәр. Очрашу мәктәпнең “Туган як” музеенда дәвам итте.
-
"СОЗВЕЗДИЕ-2018" 10.02.2018

10 января на базе нашей школы прошел зональный этап муниципального этапа республиканского молодёжного эстрадного фестиваля "Созвездие-2018". Наша школа представила в жюри 6 концертных номеров. 3 концертных номера: 1 вокал-соло, 1 ансамбль, татарский народный танец, конферанс будут участвовать в отборочном районном туре 12-13 феврале в ДК с. Актаныш. Желаем всем конкурсантам успешных выступлений!












