Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
“Без яшь, без сәләтле...” укучыларның республикакүләм интеллектуаль олимпиадасы. 06.05.2017

5 май көнне, районда узган, “Без яшь, без сәләтле...” укучыларның республикакүләм интеллектуаль олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында 5 класс Хөсәенов Азамат призер буларак катнашты. Алган уңышлары белән котлыйбыз!
-
Толстой исемендәге XV Республикакүләм укучыларның фәнни практик конференциясе. 26.04.2017

7 класс Сөләйманова Рәйлә Л.Н. Толстой исемендәге XV Республикакүләм укучыларның фәнни практик конференциясендә катнашып уңышлы чыгыш ясады. (Фәнни җитәкчесе Сөләйманова А.Н.)
-
Химия һәм биология укытучыларының “Методик семинар” район конкурсы. 26.04.2017

Химия һәм биология укытучыларының “Методик семинар” район конкурсында катнашып Амирова Рамза Зиязетдин кызы Абсолют җиңүче исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Башкортстанның Илеш районында, Җиңүнең 72 еллыгына багышлап Магданов Р.Р., истәлегенә узган көрәш ярышында. 26.04.2017

Башкортстанның Илеш районында, Җиңүнең 72 еллыгына багышлап Магданов Р.Р., истәлегенә узган көрәш ярышында Сафиуллин Ильнур 65 кг кадәрге авырлыкта, Корбангалин Рәлиф 60 кг авырлыкта 1 урын яуладылар. Әфәрин егетләр!
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 24.04.2017

17- 22.04 атнасы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы буларак узып китте. Укучылар төрле конкурс, ярышларда татар теле фәненнән белемнәрен сынап кына калмыйча, татар халык ашларын пешерүдә осталыкларын күрсәттеләр, шигырь укучылар бәйгесендә көч сынаштылар. Бөек язучыларыбызга багышлап чыгарылган стенгазеталар конкурсында да актив катнаштылар. Укытучылары Мирзаянова Л.Х.
-
Мәктәп коллективы экологик чисталык һәм мәрхәмәтлелек акциясенә кушылып өмәгә чыктылар. 24.04.2017

22 апрель мәктәп коллективы экологик чисталык һәм мәрхәмәтлелек акциясенә кушылып өмәгә чыктылар. Мәктәп яны, олы юл буйларын чүп-чардан арындырдылар. Калган карларны чәчтеләр.
-
“Дус гаилә” конкурсы. 18.04.2017

Ата-аналар комитеты һәм 5 класс укучылары районда узган “Дус гаилә” конкурсында катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм “Без бергә” иҗат фестиваленең зона сайлап алу туры. 11.04.2017

3 класс укучысы Гаянова Ә., 5 класстан Гаянов А., һәм балалар бакчасыннан Гаянов А. Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм “Без бергә” иҗат фестиваленең зона сайлап алу турында районыбыз данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Әфәрин!
-
“Без яшь, без сәләтле...” укучыларның республикакүләм интеллектуаль олимпиадасы. 11.04.2017

“Без яшь, без сәләтле...” укучыларның республикакүләм интеллектуаль олимпиадасы катнашып, 5 класстан Хөсәенов А., 6 класстан Салихов И., Ахмадуллин Р., Сахапов Д. лауреат исеменә лаек булдылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр. (Укытучылары Ахмадуллина М.М.)
-
“Химия һәм биология” атналыгы. 11.04.2017

3 – 8 апрель көннәрендә мәктәптә “Химия һәм биология” атналыгы узды. Төрле кызыклы кичәләр, конкурс-викториналар үткәрелде. Җиңүчеләр билгеләнде. Нәни кош оялары ясаучылар да атналыкта үз бүләкләрен алдылар.












