Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Һәйкәлләргә шефлык 17.01.2019

Балаларга патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, 16 нчы январь көнне, 5 класс малайлары,класс җитәкчесе Илнар абыйлары белән берлектә, колхоз идарәсе каршында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарга куелган һәйкәлне кардан ачып,чистартып куйдылар.
-
Сак бул! 16.01.2019

Газ-кирәкле,шул ук вакытта кеше тормышына куркыныч тудыручы матдә. Өйдә газ приборлары белән сак эш итү, алардан дөрес файдалану һәркемнең төп бурычы. Укучылар арасында аңлату эшләре алып бару өчен, 5 класс укучылары белән, 16 нчы январь көнне “ Газ белән сак эш итү” дип аталган класс сәгате үткәрелде.Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович балаларга газ приборлары,алардан дөрес файдалану, газ чыгу очраклары булганда нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары 19.12.2018

Бүген Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы” темасына районның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып узды. Семинар барышында математика, рус әдәбияты, туган тел, география, музыка, физкультура фәннәреннән укытучылар ФДББС ларына туры килүче ачык дәресләр күрсәттеләр. Яңа ел уңаеннан укучылар һәм мәктәп укытучылары көче белән әзерләнгән концерт бик җылы тәэсирләр калдырды.
-
Шефлык 10.12.2018

Өлкәннәргә булышу, хезмәт тәрбиясе- балаларга кирәкле булган уңай сыйфатлар.Аларны булдыру класс җитәкчесенең төп бурычы. 5 класс укучылары 7 нче декабрь көнне, М.Җәлил урамында яшәүче Әнүдә апага шефлыкка бардылар, капка төбе, ишек алды кардан чистартып куелды.
-
Әни - иң кадерле кеше 05.12.2018

Дөньяда иң кадерле кешеләр- әниләр. Аларны көн дә яратып, кадерләп торырга кирәк. 4 нче декабрь көнне , 5 нче класс укучылары әниләрне чакырып кичә үткәрде. Кичәдә әниләргә концерт номерлары күрсәтелде,уеннар уйнатылды.Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Әниләргә бәйрәм бик ошады.
-
Инвалидлар ункөнлеге 02.12.2018

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 1 нче декабрь көнне, 5 нче класс укучылары белән “Яхшы тормышка -мин лаек!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Безнең дус класс 30.11.2018

22 нче ноябрь көнне, 5 класс укучылары, әти-әниләр,мәктәп укытучылары, класс җитәкчесе, оештыручы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары катнашында районда үткәрелгән “ Дус класс булу серләре” дип аталган республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтттылар.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 20.11.2018

19 нчы ноябрь көнне география фәне буенча үткәрелгән олимпиадада безнең мәктәп укучылары бик уңышлы чыгыш ясадылар: Салихов Фирзәр һәм Собханов Таңсылу-призер, Мифтахов Адель- җиңүче, Мирхайдаров Разил-3 урынны яуладылар. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Ачык ишекләр көне 18.11.2018

15 ноябрь көнне 7 нче сыйныфта “Ачык ишекләр көне “булып узды. Ата-аналар рус теленнән , алгебрадан дәрес тыңладылар.Соңыннан укучыларның дәрескә йөреше һәм укуга карашлары турында фикер алыштылар.
-
Ачык ишекләр көне 16.11.2018

16 нчы ноябрь көнне 2 класста “Ачык ишекләр “ көне узды. Ата-аналар математика, уку фәненнән дәрес тыңладылар. Яңадан ата-аналар җыелышы булды, укучыларның укулары,тәртипләре турында сүз алып барылды.















