Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Халкыбызның күңел бизәкләре 07.03.2018

6 март көнне Сәфәр мәдәнияте йорты сәхнәсендә, авыл китапханәсе каршында оешкан “Балкыш” кызыксыну клубы апалары “ Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән җырлы-биюле тамашасын күрсәтте. Мәктәп балалары,авыл халкы өчен оештырылган бу кичәдә өлкән яшьтәге апалар татар халкының гореф-гадәтләрен, борынгы җырларын һәм дәртле биюләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
-
8 Март бәйрәме 06.03.2018

8 Март- халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Шул уңайдан 6 март көнне башлангыч класс укучылары, аларның укытучылары һәм әниләре катнашында зур бәйрәм чарасы булып узды. Балалар үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр,соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 05.03.2018

Мәктәбебездә балаларның ялын оештыру һәм сәламәтлеләрен ныгытуга зур игътибар бирелә. 6 март көнне 7,10 һәм 11 класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә “ Лачын” боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Балалар бик канәгать булып, яхшы кәеф белән кайттылар.
-
“Мин тормышны сайлыйм!” 01.03.2018

1 март- наркоманиягә, наркобизнеска каршы көрәш көне. Укучылар арасында наркоманиягә каршы аңлату эшләре алып бару, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 28 нче февраль көнне, 9 класс укучылары белән берлектә “ Мин тормышны сайлыйм!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Физический огонек 28.02.2018

По итогам районного конкурса решения задач по физике "Физический огонек" для 7-8 классов наша команда заняла 4 место! В конкурсе приняли участие ученик 7 класса Мифтахов Адель, ученики 8 класса Галимова Зайнап и Миникеев Вилдан. Поздравляем!
-
Семинарда катнашу 26.02.2018

21нче февраль көнне, АСШ №1 базасында химия,биология һәм география укытучыларының регионалара семинары булып узды. Анда безнең мәктәпнең география һәм биология укытучысы Салихов Илнар Шәйхенурович катнашып, “ Укытучының сәламәтлеге-сәламәт белем бирү” дигән темага чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнде.
-
Йолдызлык-2018 24.02.2018

20 февраль көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында "Йолдызлык" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Барлык нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 3 урынга ия булды.
-
“Ватан-изге төшенчә!” 23.02.2018

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 21 нче февраль көнне, 9 класс укучылары белән “ Ватан-изге төшенчә!” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
«Кто грамоте горазд, тому не пропасть» 22.02.2018

20 февраля был проведен районный конкурс на лучший диктант по русскому языку «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» среди учащихся 5-6 классов. Юные любители русской словесности с большим желанием участвовали на конкурсе, показали свою орфографическую зоркость и лингвистическую грамотность. Ученик из нашей школы Салихова Фирзар (учитель Марданова Ч.Р.) стал призёром среди учащихся 5 классов и был награждён дипломом.
-
Туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Без дә бу чарадан читтә калмадык. Югары сыйныф укучылары 5-11 класс укучыларына “Телләр белгән ил ачар” темасына чыгыш ясадылар. 5-6 класслар арасында әдәби викторина үткәрелде.















