Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Русский медвеңонок 16.11.2018

15 ноября в нашей школе прошёл конкурс «Русский медвежонок-языкознание для всех», в котором приняли участие 26 учащихся.
-
"Боз өстендә сак бул!" 14.11.2018

Көзге,кышкы,язгы айларда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 14 нче ноябрь көнне 5 класс укучылары белән “ Боз өстендә сак бул!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга боз өстендә үзеңне ничек тотарга, ничек ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында аңлатылды.
-
Экоколейдоскоп 09.11.2018

Мәктәбебездә экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. 1 нче ноябрь көнне Мөслимдә үткәрелгән “ Экоколейдоскоп” региональ фәнни-практик конференциядә 8 класс укучысы Альмакаева Лилия катнашып “ Практик әһәмият өчен” номинациясендә җиңү яулады. Укытучысы: Салихов Илнар Шәйхенур улы.
-
Класс сәгате 07.11.2018

Ноябрь-әһәмиятле тарихи вакыйгаларга бай ай: 4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь- Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителгән көн. Шушы вакыйгалар уңаеннан 7 ноябрь көнне 5 класс укучылары белән класс сәгате үткәрелде.
-
РДШ га кабул итү 25.10.2018

Бүген,ягъни 25 октябрь көнне 5 класс укучылары тормышында зур вакыйга булды.Алар тантаналы рәвештә Россия Балалар Оешмасына ( РДШ) кабул ителделәр.Бу зур чарада мәктәп укучылары,укытучылар һәм районыбызның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да катнашты. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Парламент сәгате 17.10.2018

Республикабызда 15-20 октябрь көннәре аралыгында Парламент дәресләре-2018 үткәрелә. Шул уңайдан 5 класс укучылары белән “ Минем хокукларым һәм бурычларым” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович балаларга хокуклар һәм бурычлар, РФ Конституциясе, балалар хокуклары Конвенциясе турында сөйләде.
-
Өлкәннәргә шефлык 10.10.2018

8 нче октябрь көнне 6 нчы класс укучылары Фәймә әбигә шефлыкка бардылар. Укучылар Фәймә әбинең ишегалдын тырмалап кайттылар. Фәймә әби рәхмәт әйтеп, тагын чакырып калды.
-
5 нче класслар шефлыкта 10.10.2018

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 10 октябрь көнне,5 класс укучылары Илнар абыйлары җитәкчелегендә Муса Җәлил урамында ялгызы гына яшәүче Хасанова Әнүдә апада шефлыкта булдылар. Укучылар көче белән ишек алды тырмалды һәм чистартылды.Шулай ук укучылар үзләре алып килгән күчтәнәчләрен дә аңа тапшырдылар.
-
“Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтә!” 10.10.2018

Бурдан кала-уттан калмый диләр.Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату,аны булдырмау максатыннан 10 октябрь көнне , 5 класс укучылары белән “Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтә!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар абыйлары укучыларга пожар куркынычсызлыгы , аны булдырмау ,пожар булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында яхшылап аңлатты.
-
Укытучылар, укучылар театр куя 08.10.2018

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары районның мәдәният тормышында да актив катнашалар. 8 октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында, “ Идел-йорт” театр коллективлары фестивале кысаларында Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасы белән тамашачыларны сөендерделәр. Район данын яклап 6класс укучысы Солтанова Гөлия, 9 класстан Мирхайдаров Разил,10 класстан Шарифзянова Айзирә һәм уытучылар коллективыннан Илнар Шәйхенурович катнаштылар.Аларга киләчәк тә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!















