Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Физика атналыгы 08.12.2016 Мәктәбебездә 5 – 10 декабрь аралыгында физика атналыгы. Шул уңайда физика фәне укытучысы Ф.Ә.Гыйльфанова 7-10 класс укучылары арасында физик кичә уздырды. Уенда “Ньютон” командасы “Электрон” командасын җиңеп чыкты. Викторина сораулары кызыклылыгы белән бер укучыны да битараф калдырмады. Кичә укучыларга бик ошады. Ф.Ә.Гыйльфановага шундый эчтәлекле, кызыклы кичә оештырганы өчен рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә эшендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез!

-
“Коррупциягә каршы нык торыйк” 08.12.2016

9 нчы декабрь - Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Р.Ш.Гыйльфанова 9 класс укучылары белән “Коррупциягә каршы нык торыйк” дип исемләнгән класс сәгате уздырды.
-
Инвалидлар декадасы 06.12.2016

1 декабрьдән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге башланып китте. Без дә бу чараларда актив катнашабыз.
-
Батминтон ярышы 05.12.2016

3 нче декабрь көнне мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән батминтон ярышына барып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 10 класс укучылары Әминова Алсу 1 урын, Гайнетдинов Рамазан 2 нче урын, Арсланова Айгөл 3 нче урын, Әюпов Шамил 3 нче урын, 4 класс укучысы Муллаянов Альмир 3 нче урын алдылар. Команда икенче урын алды. Җитәкчеләре Галиев Нияз Миңтимер улы. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“Җан җылысы” 03.12.2016

03.12.16 Мәктәбебез укучылары һәм аларның әти-әниләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган “Җан җылысы”конкурсына катнаштылар. Алар үз куллары белән эшләнгән: җылы оек, бияләйләр, башмаклар, шарфлар, җылы кофталар алып килделәр.
-
ОГЭ га әзерлек 02.12.2016

2 нче декабрь көнне 9 класс укучылары рус теле фәненнән имтихан бирделәр.
-
Акробатика буенча ярыш 02.12.2016

2 нче декабрь көнне район күләмендә акробатика буенча ярыш булды. Безнең мәктәптән 2 класс укучысы Галиева Зәлия, 8 класс укучысы Фәттахов Ренас 1 нче урын алып кайттылар. Җитәкчеләре Галиев Нияз Миңтимер улы. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
#СтопВичСпид#Актанышский район#Татарско-Суксинская СОШ 01.12.2016

Классные руководители 5 – 11 классов провели классне часы на тему: «СПИД – чума XXI века». Классные часы проводились с использованием видеороликов и презентаций для большей наглядности, а кто-то использовал готовые брошюры и буклеты для большей информированности детей.
-
"Мәйдан" бию бәйгесе. 01.12.2016

"Мәйдан" бию бәйгесе.
Актаныш районы хакимияте башлыгы Ф.М. Камаев призына "Мәйдан" бию бәйгесендә укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
ОГЭ га әзерлек
28.11.2016
27 нче ноябрь көнне 9 класс укучылары математика фәненнән пробный имтиханга төштеләр.














