Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
"Күңелле стартлар" 16.06.2016

Бүген балалар өчен “Күңелле стартлар” ярышы уздырылды. Яланда балалар рәхәтләнеп ярыштылар, күңел ачтылар. Төрле, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Иң истә калганы вело узышлар булды, чөнки һәр бала да велосипед белән бик яхшы идарә итә алуын күрсәтте.
-
"Иң оста рәсем ясаучы" 15.06.2016

Бүген лагерьда “Иң оста рәсем ясаучы” конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең осталыкларын ташка рәсем ясап исбатладылар. Ә иң яхшы рәсем ясаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды
-
Район үзәгенә сәяхәт 14.06.2016

Бүген, ягъни 14 нче июнь көнне, “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар район үзәгенә сәяхәткә бардылар. Актанышта алар төрле истәлекле урыннарда булдылар. Бигрәк тә районыбыздагы музей балаларга бик ошады.
-
ОГЭ 09.06.2016

Бүген, ягъни 9 нчы июнь көнне, 9 нчы сыйныф укучылары физика һәм биология фәненнән ОГЭ эшләделәр. Уңышлар сезгә укучылар!!!
-
“Әкиятләр иленә сәяхәт” 09.06.2016

“Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә балаларга вожатый апалары көн саен төрлле-төрле бәйгеләр уздыралар. Бүгенге көн “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип атала. Командалар бер-берсе белән ярышып, әкиятләр сөйләделәр, сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларга мондый конкурслар бик ошый, алар бик теләп ял итәләр, үзләренең осталыкларын күрсәтәләр.
-
"Кояшкай" лагере 07.06.2016

1 июньнән мәктәбебездә “Кояшкай” исемле ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләп килә. Монда балалар бик теләп ял итәләр. Вожатыйлар балалар өчен көн саен төрле конкурслар, бәйгеләр уздыралар.Повар апалары көн дә тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балаларга бик рәхәт!!!
-
Сабантуй 30.05.2016

Бүген, ягъни 30 нчы май көнне, укучыларның ел буе көтеп алган мәктәп сабантуе гөрләп узды. Монда барлык класслар да бик теләп һәм актив катнашты. Бәйрәмгә балалар бүләкләрне үзләре дә алып килде һәм шулай ук эшмәкәр Галимова Зөһрә апалары да спонсорлык итте.
-
ГАИ хезмәткәрләре белән очрашу 26.05.2016

Бүген мәктәбебезгә “Игътибар балалар” айлыгы уңаеннан ГАИ хезмәткәрләре: Сәетова Р. Һәм Ямалетдинов Л.Ф., килде. Алар төрле профилактик чаралар үткәрделәр, әңгәмәләр уздырдылар, җәйге каникулларны хәвеф- хәтәрсез генә уздыру максатынн аңлату эшләре алып бардылар. Мәктәбебезнең ЮИД отряды да алар белән берлектә балалар бакчасында профилактика эшләре алып барды.
-
ОГЭ
26.05.2016
9 нчы сыйныф укучылары АСОШ №1 мәктәбендә җәмгыять белеменнән ОГЭ эшләделәр.
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2016

Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәм бик күңелле узды. Килгән кунаклар 11 нче һәм 9 тнчы сыйныф укучыларына үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәм матур җыр, биюләр белән үрелеп барды.














