Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Язгы эшләр
13.05.2014
Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. Бәрәңге утырту, кишер, чөгендер чәчү эшләрендә укучылар да теләп катнаша.
-
Исән-имин булыгыз!
10.05.2014
5нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Халикова Илиза Нәсих кызы җитәкчелегендә авылыбызның аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вәзыйх бабайга һәрвакыт ярдәм итеп, хәлен белеп торалар. Җиңү бәйрәме көннәрендә дә алар аны ялгыз калдырмадылар, янына барып, бәйрәм белән котладылар, бүләкләр, күчтәнәчләр белән хөрмәтләделәр. Бу уңган коллектив җәйге яллар вакытында да Вәзыйх бабайны онытмаячаклар, аңа һәрчак ярдәм итеп, хәлен белеп торачаклар. Барлык балалар да шулай игътибарлы, игелекле булсыннар иде!
-
Һәйкәл ачылды
08.05.2014
Безнең укучылар Карт авылында яңа һәйкәл ачылу тантанасында катнашып, чыгыш ясап кайттылар.
-
Митинг 08.05.2014

Бүген зур бәйрәм! Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан авылыбызда тантаналы митинг булып узды. Бөек Ватан сугышында катнашып, ил азатлыгы өчен һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янына сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, укучылар, укытучылар, авылдашлар җыелды. Тантаналы митингта районнан килгән вәкил - Харисов Дәниф Әсрар улы да катнашты. Безнең укучыларның чыгышлары һәркем тарафыннан да бик җылы кабул ителде.
-
Тимурчылык 28.04.2014

Үтеп киткән ял көннәрендә 6 сыйныф коллективы үзләренә билгеләнгән урамнарда яшәүче әби-бабайларга ярдәм итәргә бардылар. Әби-бабайлар аларны көтеп ала. Укучыларыбыз да бик яраталар шефлыкка йөрергә. Өлкәннәрнең рәхмәтләрен ишетү күңелгә бик рәхәт шул!
-
Бүләкләнү күңелле!
28.04.2014
Бүген иртәнге линейкада укучыларыбызга "Олимпус"Бөтенроссия олимпиадасында катнашучы дипломнары тапшырылды. Ә берничә укучыбыз җиңүче дипломнары белән бүләкләнде. Араларында икешәр фәннән призлы урын алган укучыларыбыз бар. Шулай ук укытучылар да дипломнар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Агач утырту 28.04.2014

Белгәнебезчә, 5 апрельдән 30 майга кадәр агач утырту айлыгы игълан ителде. Бүген 7 класс укучылары Гәрәев Наил Назыйф улы җитәкчелегендә агач утыртуда катнаштылар.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә 26.04.2014

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу зур бәйрәмне укучылар һәр елны көтеп ала. Быел да бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук төзелгән план буенча алып барылды. Башлангыч сыйныф укучылары Тукай бабайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. 1 класслар - "Эш беткәч уйнарга ярый", 2 класслар - "Кызыклы шәкерт", 3 класслар - "Бала белән күбәләк", 4 класслар - "Су анасы", " Фатыйма илә кошчык" шигырьләрен уйнап күрсәттеләр. Бәйрәмгә "Ромашка" балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз килде. Кичәбезне "Туган тел" җыры белән төгәлләдек.
-
Без - Тукай оныклары 26.04.2014

Тукаебыз туган көнгә багышлап 5-9 сыйныф укучылары газеталар чыгардылар. Һәрбере класс үз газетасын яклады. 6 класс укучылары чыгарган "Без Тукай оныклары" исемле газета аеруча уңышлы дип табылды. Шулай ук 5нче, 7нче классларның да газеталары мактауга лаек. Ә иң оста яклаучылар - 5 сыйныф укучылары! Котлыйбыз аларны. 10 сыйныф укучылары Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлап буклет чыгарганнар иде. Барыгызга да зур рәхмәт!
-
Безнең уен 26.04.2014

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышлап, мәктәбебездә бик күңелле кичә узды. Кичәдә 5-11 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. ГабдуллаТукайның иҗаты, тормышы турында тирән эчтәлекле чыгышлар, шигырьләр сөйләнде, Тукай шигырьләренә язылган җырлар җырланды. Соңыннан бөек шагыйребезгә багышланган "Безнең уен" интеллектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә 7 сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Без бөек Тукаебыз иҗатын яратабыз, укыйбыз, өйрәнәбез!














