Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2018

Бүген барлык укучыларны мәктәпкә дәшеп, 2018-2019 уку елының тәүге кыңгыравы чыңлады. Бүгенге бәйрәм чарасы мәктәпнең чәчәкләргә төрелгән ишегалдында башланып китте. Укучыларны мәктәпкә озатучылар арасында әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, апа-сеңелләр дә, абый-энеләр дә бар иде. Гомер юлларын биредә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучылар да тантаналы чараның дәрәҗәле кунаклары буларак катнашты. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе быелгы уку елына 4 беренче сыйныф укучысын кабул итеп алды. Балалар бу мәктәпкә 3 җирлекнең 8 авылыннан килеп белем алалар.Укучы буларак мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләрне тәбрик итәргә районның автотранспорт хуҗалыгы баш инженеры Әлхәт Рахматуллин, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов, җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова, авыл имамы Шәфик Хәбибуллин, Такталачык дәвалану амбулаториясе мөдире, гомумгамәли табиб Ленар Минхуҗиннар килгән иде. Алар һәммәсе дә укучыларга бүләк каплары, уку – язу әсбаплары тапшырдылар. Тәбрикләү мизгелләре укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм программасы белән дәвам итте. Чара барышында узган уку елында төрле бәйге, ярышларда катнашкан укучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Тантананың кульминацион өлешендә бүгенге көннең төп символы булган кыңгырау балаларны яңа уку елына дәшеп чыңлады. 3 ай дәвамында мөгаллимнәрен сагынган укучылар аларны чәчәк бәйләмнәренә күмде.
-
Конференция учителей русского языка и литературы 11.08.2018

10 августа на базе АСОШ №2 прошла научно- практическая конференция учителей русского языка и литературы при участии Главы района Э.Н. Фаттахова. На выставке, посвященной юбилею великого русского писателя Л.Н.Толстого, учитель русского языка Шаемова А.М. представила творческие работы учащихся нашей школы, стенгазету «Л.Толстой – это целый мир» и брошюру «Мы с этим именем гордимся, мы этим именем живём».
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 11.08.2018

9 нчы август көнне “Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе” базасында тәрбия эше буенча директор урынбасарларының чираттагы семинарлары узды. Монда мөгаллимнәребез тәҗрибә уртаклаштылар, чыгышлар ясадылыр, алдагы уку елына эш планлаштырдылар. Тәрбия өлкәсенә кагылышлы проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Семинарда безнең мәктәптән Р.Р.Гайсин катнашты.
-
Педагог-оештыручыларның август киңәшмәсе 11.08.2018

7 нче август көнне, педагог-организаторларның киңәшмәсе булып узды. Алар эшлекле сөйләшүдә узган елга йомгак ясадылар, чыгышлар тыңладылар, фикер алыштылар. Алдагы уку елына эш планлаштырдылар. Семинарда безнең мәктәптән Фазылов А.М. катнашты.
-
Инглиз теле укытучыларының август киңәшмәсе 07.08.2018

7 август көнне Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле укытучыларының секцион утырышы узды. Киңәшмә барышында узган уку елы нәтиҗәләре буенча йомгак ясалып, яңа уку елына максат-бурычлар куелды. Киңәшмә эшлекле һәм файдалы узды.
-
Математика укытучыларының август киңәшмәсе 07.08.2018

6 августта Мари Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Моделирование современного урока математики в соответствии с требованиями ФГОС" темасы астында район математика укытучыларының август конференциясе секцион утырышы узды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гыйльфанова А.М. "Мониторинг профессиональной деятельности учителя" темасына чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклашты.
-
Сыйныф җитәкчеләренең август киңәшмәсе 06.08.2018

6 август көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында узган уку елындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, яңа уку елына максат һәм бурычлар куелды. Чарада безнең мәктәптән сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчесе Шәемова З.Ф. һәм 5 нче сыйныф җитәкчесе Гайсина Л.Ф. катнашты.
-
Сабантуй 20.06.2018

Бүген лагерьда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балалар төрле ярышларда катнашып, үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәштерү, йомырка кабып йөгерү, "ат" чабышы.... Һәр бала бүләк алып, канәгать булып кайтып китте.
-
Актанышка экскурсия 19.06.2018

19 нчы июнь көнне "Акчарлак" лагеры балалары Актанышка экскурсия ясадылар. Алар паркларда ял иттеләр, уйнадылар. Актанышның матурлыгына сокланып сәяхәт ясадылар.
-
"Сюрпризлар "көне 18.06.2018

Бүген "Акчарлак" лагерында "Сюрпризлар "көне үткәрелде. Һәр укучы кызыклы сюрпризлар әзерләп килеп аларны иптәшләренә бүләк иттеләр. Кемнәргәдер бүләкне алыр өчен тырышырга туры килде. Һәр бала канәгать булып кайтып китте.











