Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Мәрхәмәтлелек атналыгы” 30.04.2015

“Мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында 7 нче класс укучылары тарафыннан класс сәгате вакытында “Игелекле хат” дигән тема астында эссе конкурсы булып узды. Укучылар игелекле гамәлләрнең нәрсә икәнлекләрен ничек күз алдына китерүләрен аңлатып яздылар. Шулай ук алар тарафыннан Такталачык авылындагы тыл ветераннарына ярдәм күрсәтү максаты бн кунакка бару оештырылды.
-
Каллиграфия буенча зона бәйгесе 27.04.2015

25 нче апрель көнне мәктәбебездә 2-4 класс укучылары арасында каллиграфия буенча зона бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәптән 2 нче класстан Юнысова Г.. (укытучы Сарварова З.Н), 3 нче класстан Саетзадина Л. (Исламова А.Ф), 4 нче класстан Таймасова Р. (Шамсиева М. Р.) катнаштылар. 3 нче класс укучысы Саетзадина Ландыш I урын яулады һәм 29 нчы апрель көнне районда үткәреләчәк каллиграфия конкурсында катнашырга хокук алды. Аңа зур уңышлар телибез!
-
“Әйләнә-тирә” фәненнән мониторинг 27.04.2015

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 27 апрель көнне 4 класс укучылары “Әйләнә-тирә” фәненнән мониторинг үттеләр. /укытучылары Шамсиева М.Р/.
-
Регионара физика фестивале 27.04.2015

Физика елы уңаеннан, районыбызда физика фәне буенча регионара фестиваль булып узды. Фестиваль кысаларында район үзәге мәктәпләрендә мастеркласслар күрсәтелде.Әлеге фестивальгә Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Сарман районнарыннан вәкилләр һәм ЕФКФУ ның физика һәм математика факультеты деканы Загир Азгар улы Латипов катнашты. Безнең мәктәптән физика һәм информатика укытучысы Радик Ромель улы Гайсин "Даими магнитлар. Җирнең магнит кыры" темасына мастер класс күрсәтте.
-
"Җир көне" 25.04.2015

23 нче апрель көнне5-6 класслар арасында халыкара “Җир көненә” багышланган викторина булып узды. Бәйгенең максаты булып укучыларның экология һәм биологиядән белемнәрен үстерү, әйләнә тирирәдәге экологик проблемаларга игътибарларын юнәлтү һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү куелды. Викторина берничә тукталыштан торды.
1 тукталыш. Укучылар “Җир көне” тарихы белән таныштылар.
2 тукталыш. Ребуслар чиштеләр.
3 тукталыш. “Ут, Су, Җир һәм Һава” дип аталган табигатьтәге экологик проблемаларга багышланган уен уйнадылар.
4 тукталыш. “Экология” тукталышы. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
5 тукталыш. “Безнең планета – безнең өебез” тукталышы. Табигатьне саклауга багышланган интерактив уенда катнаштылар.
Бәйгедә укучылар табигать кагылышлы белемнәрен күрсәттеләр һәм уеннарда бик актив катнаштылар.
-
Шәфкатьлелек атналыгы 25.04.2015

"Шәфкатьлелек атналыгы" кысаларында башлангыч класс укучылары тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына истәлекле бүләкләр ясадылар. Бу эштә һәр укучы да теләп катнашты.
-
Контроль диктант 25.04.2015

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” планы нигезендә, 23 апрель көнне 3 класс укучылары 2 яртыеллык өчен рус теленнән контроль диктант яздылар. 50 сүздән һәм 2 биремнән торган контроль эшне укучылар 45 минут эшләделәр. /укытучылары Исламова А.Ф./
-
Мониторинг 25.04.2015

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 22 апрель көнне 4 класс укучылары математикадан мониторинг үттеләр. /укытучылары Шамсиева М.Р/.
-
“Весенняя неделя добра” 24.04.2015

22 апрель көнне 8 класс укучылары (кл. Җитәкчесе Н.Х.Хаҗиева) “Весенняя неделя добра” атналыгы кысаларында үзләре шефлык иткән Г. Афзал урамында яшәүче өлкәннәр янында булдылар. Укучылар аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр. Өлкәннәр үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл ветераны Мусина Рәшидә апа һәм сугыш чоры баласы Якупова Гөлсимә апа укучылар ярдәменнән канәгать калдылар.
-
“Ялкын” журналы редакторы Йолдыз Миңнуллина белән очрашу. 24.04.2015

“Ялкын” журналы редакторы Йолдыз Миңнуллина үзенең хезмәттәшләре белән очрашуга килде. Төрле кызыклы уеннар аша ул безнең мәктәп турында шактый информация туплады. Уенга катнашкан укучыларыбыз: Г.Мансуров (5 кл.), Р.Хөрмәтуллин (6 кл.), Э.Габдуллина (8 кл.), Г.Газетдинова (8 кл.) әдәбиятны яхшы белүләрен, җәмгыять фәнен яратуларын, үзэшчән сәнгатьтә уңышка ирешүләрен күрсәтте. Яшь иҗатчылар редколлегия хезмәткәрләренә шактый гына иҗат эшләрен тапшырды. Кунаклар, мәктәп музеенда булып, авылыбызның күренекле шәхесләре белән танышты. Бу очрашудан соң “Ялкын” журналының дуслары артыр, әлбәттә.











