Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
”Родные лица Победы” Республикакүләм тарихи-патриотик акциясе 09.02.2015

”Родные лица Победы” Республикакүләм тарихи-патриотик акциясе кысаларында, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннерлар конкурсы булып узды. Әлеге бәйгегә авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Таҗиев Сәет Таҗи улының сугышчан юлын яктырткан баннер әзерләнде. Баннерның презентациясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Р.Гайсин җитәкчелегендә 10 сыйныф укучысы Яппарова Алисә чыгыш ясады.
-
Хоккей буенча 2 нче урын 06.02.2015

4 нче февраль көнне район күләмендә хоккей ярышы узды. Безнең мәктәп укучылары да бу чарада бик теләп катнаштылар.
-
Проект эшенә әзерләнәбез 04.02.2015

Башлангыч сыйныф укучылары эзләнүле проект эшенә материаллар җыя башладылар.
-
Хоккей 04.02.2015

Укучы балалар арасында хоккей ярышлары башланып китте. Безнең мәктәпнең "Такталачык" командасы Тат. Суксу мәктәбе командасы белән очрашып, 2:0 исәбе белән җиңү яулады. Әфәрин, егетләр!
-
Республика күләмендә призлы урын 30.01.2015

Шушы көннәрдә Казанда җәмгыять белеме буенча олимпиаданың Республика этабы үтте. Безнең мәктәптән бу сынауда 8 нче сыйныф укучысы Газетдинова Гүзәл катнашып (җитәкчесе Газетдинова А. ) уңышлы гына чыгыш ясап 3 нче урын яулады.
-
Физика елы
28.01.2015
Физика елы кысаларында үткәрелгән районкүләм физика дәресе эшкәртмәләре бәйгесенең "Иң яхшы традицион дәрес эшкәртмәсе" номинациясендә Гайсин Р. Р. I нче урын яулады. Аны чын күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз.
-
Конкурс эссе по английскому языку 27.01.2015

27 января прошел конкурс эссе по английскому языку среди учеников 9-11 классов. Участники в течении 90 минут должны были написать свои мысли по выбранной теме. Из нашей школы на конкурсе участвовала ученица 10 класса Хурматуллина Гульназ.
-
"Салют, Җиңү!" 23.01.2015

10 нчы класс укучылары арасында "Салют, җиңү!" дигән темага сочинениеләр конкурсы үткәрелде (укытучысы Нуриева Ә. Г.) Яппарова Алисәнең эше иң яхшысы дип табылды.
-
Сочинениеләр конкурсы
21.01.2015
Мәктәбебезнең 3, 4 нче класс укучылары район күләмендә үткәрелүче сочинениеләр конкурсына әзерләнәләр. Әдәби әсәрләр укыйлар, төрле иншалар язып үзләренең көчләрен сыныйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы
17.01.2015
IX класста ата-аналар җыелышы булып узды (Класс җитәкчесе Нуриева Ә.Г.). Көн тәртибендә ОГЭ га әзерлек мәсьәләсе каралды. Ата-аналар, укучылар һәм мәктәп администрациясе белән берлектә ОГЭ га кирәкле документлар тутырылды.











