Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Математик карусель 18.12.2014

18 нче декабрь көнне Актанышта 5-6 класс укучылары арасында "Математик карусель" ярышлары булып узды. 6 нчы класстан Вәҗиев Рамил, Хөрматуллин Рөстәм, Шакирова Эльвина составындагы команда уңышлы чыгыш ясап, 5 нче урынны алдылар. (җитәкчеләре: Гыйльфанова А.)
-
Татар теленнән призлы урын 17.12.2014

Татар теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында 10 сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Гөлназ Роберт кызы (җитәкчесе - Нуриева Ә. Г.) призлы урынга лаеклы булды.
-
Чаңгы буенча кышкы сезонга старт 15.12.2014

13 нче декабрь көнне районда "Чаңгы ярышы буенча кышкы сезонны ачу" ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән Фаррахов И. (7 класс), Яппарова А. (10 класс), Латыйпов Р. (9 класс) Исхаков Р. З. җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Зур рәхмәт аларга.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 13.12.2014

13 нче декабрь көнне мәктәпнең актлар залында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында, мәктәп директоры А. Ш. Рахманов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Р.Гайсин, психолог Н.Х. Хаҗиева, класс җитәкчеләреннән Ә.Г. Нуриева һәм ата-аналар чыгыш ясады.
-
Инглиз теленнән конференция 12.12.2014

19 нчы декабрь көнне район үзәгендә инглиз теленнән лингвистик конференция узачак.
-
Яңа елга әзерлек 12.12.2014

Ниһаять, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә елның иң көтеп алынган бәйрәме - Яңа ел якынлашып килә.
-
Шугалак ачылды 11.12.2014

Мәктәптән соң балалар үзләренең буш вакытларын компьютер алдында үткәрергә ярата, ләкин бу очрак безнең авыл балаларына туры килми. Чөнки алар мәктәп яны шугалагына тимераякта шуарга, хоккей уйнарга йөриләр.
-
Санпед укулары 08.12.2014

Укытучы шәхесе төрле яклап камилләшергә, туктаусыз үз белемен арттырып торырга тиеш. Шул уңайдан, 8 нче декабрь көнне мәктәп коллективлары СанПед укуларын узып кайттылар. Кабинетларыбызны ничек дөрес итеп яктыртырга, укучыларыбызның сәләмәтлеген саклау кебек темалар каралып узды.
-
Географиядән - жиңү! 06.12.2014

Такталачык мәктәбендә горурланырдай укучылар бик күп. Шушы көннәрдә безнең мәктәп укучысы Габдуллина Энҗе географиядән муниципаль олимпиадалар турында җиңүче исеменә лаек булды. (Укытучысы Н.Х.Хаҗиева)
-
Инвалидлар декадасы кысаларында 06.12.2014

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Такталачык урта мәктәбе коллективы җирлегебезнең мөмкинлеге чикләнгән авылдашларыбызны котлап узды.











