Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2016 Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Сезне 2017 ел белән тәбрик итәбез. 2016 елны озатып, яңа елга аяк басар алдыннан һәммәгезгә дә теләкләрнең иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйбыз. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, куңелегез каяшы сүнмәсен, гаиләгез җылысы сүрелмәсен. Якыннарыгызның ихтирамын, җан җылысын тоеп, тигезлектә һәм саулыкта, озын-озак гомер итегез. Сабырлык, иман телибез, тәүфиклы балалар тәрбияләп яшәргә-эшләргә язсын. Балалар ятимлек хисе белән яшәмәсен. Әти-әниләр үзләренең бурычларын онытмыйча, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә төп рольне уйнаучылар икәнен истән чыгармасыннар. Без бергә булсак, бердәм булсак, алда торган бөтен кыенлыкларны җиңәбез. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин,туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын, күңел күгегезне беркайчанда болыт капламасын. Яңа ел белән, хөрмәтле коллегалар! Мәктәп дирекциясе.

-
Кыш бабай призына ярышлар 30.12.2016 29 нчы декабрьдә мәктәп күләмендә Кыш бабай призына төрле ярышлар үткәрелде.

-
Ата – аналар җыелышы 28.12.2016

27 нче декабрь көнне мәктәптә ата – аналар җыелышы үтте.
-
Актаныш дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очрашу 27.12.2016

23 нче декабрь көнне Актаныш дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Сәетова Р. Һәи Сәлимҗанова Г. укучылар белән очрашуга килделәр. Чит кешеләр белән аралашмау кагыйдәләре турында видеофрагмент күрсәттеләр. Юл кагыйдәләренә багышланган табышмаклар чишү, юл билгеләре буенча пазл төзү кебек конкурслар уздырдылар. Соңыннан җиңүчеләрне котлап, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2016 24 нче декабрь – мәктәптә укучыларның яраткан бәйрәме – Яңа ел узды. Иң беренче мәктәп директоры Мусина Г.М. барлык кунакларны, әти – әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде, уку алдынгыларын котлап үтте. Аннары сценарий нигезендә укучылар бәйрәмне башладылар. 12 ел фасылының килүе, тылсым иясенең катнашуы, Убырлының җырлавы барлык тамашачыга да ошады. Соңыннан кызыклы уеннар үткәрелде, инглизчә җырлар һәм лотерея уены үткәрелде. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э. алып барды.

-
Педсовет 27.12.2016 26 декабрь көнне педсовет булды. “Хәзерге заман дәресенә таләпләр” темасына чыгышларны ФГОС буенча курсларда булган Миргалимова Э.В., Сабирова Г.Ф., Газетдинов И.Ф. ясады. 2 чиреккә йомгак ясалды: өлгереш – 97,22%, сыйфат – 55,56%.

-
Фән олимпиадалары 22.12.2016 Фән олимпиадалары тәмамланды. Теләкәй мәктәбе укучылары 3 призлы урын яуладылар.

-
Фән олимпиадалары 19.12.2016 Фән олимпиадалары ахырына якынлаша. Татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадалары үтте. 20.12.2016 рус әдәбиятыннан олимпиада булачак. Укучыларга уңышлар телибез.

-
Яңа елга әзерлек 19.12.2016 Укучылар Яңа ел бәйрәменә күптәннән әзерләнәләр. Һәр класс кар сыннары ясауда катнашты. 8, 9 класс укчылары Кыш бабай, 6, 7 класс укучылары Кар кызы, 5 класс укучылары ел символы – Әтәч ясадылар. Ә калган класслар үзләре теләгән фигураларны ясадылар. Бирелгән нигезләмәләр буенча һәр укучы рәсем, ел символы – Әтәч, яңа ел сувениры ясарга һәм һәр класс стенгазета, бер җырга инсценировка әзерләргә һәм эшләр 21 нче декабрьгә жюрига тапшырылырга тиеш.

-
Укытучыларның 2016 нчы елгы аттестациясе 15.12.2016

Укытучыларның 2016 нчы елгы аттестациясе тәмамланды. Әхмәтов Р.Х. һәм Хәбиров Г.Ә. 1 квалификацион категориягә ия булуларын район мәгариф бүлеге аттестация комиссиясе каршында расладылар.










