Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Район күләмендә бадминтон ярышы 05.12.2016 3 нче декабрь көнне район күләмендә бадминтон ярышы булды. Анда безнең мәктәптән 4 укучы катнашты. Галиева Зөлфия, Миргалимов Илфат, Мусин Алмаз һәм Хуҗин Фарислар. Галиева Зөлфия белән Миргалимов Илфат 2 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре: физкультура укытучысы Гиздатуллин Илсур Мансур улы.

-
Бию конкурсы 05.12.2016 Хакимият башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы призына район күләмендә үткәрелгән бию конкурсында мәктәп укучыларыбыз актив катнаштылар һәм сынатмадылар. Алар Иске Кормаш авылы мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Биюне сәхнәгә Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Ф.С. куйды. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

-
ОБЖ дан олимпиада нәтиҗәләре 03.12.2016 ОБЖ фәненнән 29-30 нчы ноябрь көннәрендә район олимпиадасы үтте. Нәтиҗәләр куанынчлы: 5нче класс укучысы Әхмәтов Раушан Рәмзил улы җиңүче булды(укытучысы Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы), 7нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә 5нче урынны яулады. Афәрин!

-
Республика семинарында катнашу 28.11.2016 24 нче ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы Казанда РИП буенча "Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования" исемендәге республика семинарында булды.

-
Әниләр бәйрәме 28.11.2016

25 нче ноябрьдә дәресләрдән соң "Әниләр бәйрәме" үтте. Ул спортзалда гаиләләр командалары арасында ярыш формасында үтте.Соңыннан әниләр пешергән тәмле ризыклар белән ашханәдә чәй эчү булды.
-
Башлангыч классларда Әниләр көне 28.11.2016 26 нчы ноябрь көнне 2, 4 нче классларда һәм 1, 3 нче үтте. 1, 3 классларда чара “Син, әние, минем өчен, Бу дөньяда бер генә” дип атала иде. Укучылар әниләргә үзләренең җыр – шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә әниләр белән төрле ярышлар уздырылды. Мәсәлән, “Балагызны беләсезме?”, “Баш хисапчы”, “Әдәп төбе – матур гадәт” һәм “Матур сүзләр”. Соңыннан укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бергәләп күңелле итеп чәй эчтеләр. Бәйрәмнән әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар. Һәм киләчәктә тагын очрашырга сөйләшеп аерылыштылар.

-
Математикадан ОГЭ эшләп карау 26.11.2016

Бүген 9нчы класс укучылары математикадан ОГЭ эшләп карау өчен район үзәгенә баралар.
- “Боз өстендә уяу бул!” республика рәсем конкурсы 25.11.2016 “Боз өстендә уяу бул!” республика рәсем конкурсының район этабында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Ахметов Илмир 3 нче урын алды. Җитәкчесе – Ахметов Р.Х.
-
Татар – башкорт көрәшенең ачык турниры
19.11.2016
РСФСР спорт мастеры булган көрәшче Анваров Илфат Зәки улы истәлегенә багышланган район күләмендә үткәрелгән 2000 нче елгы һәм яшьрәк спортчылар арасында үткән ярышта 75 кг авырлык үлчәвендә 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис 1 нче урын яулады.
-
Олимпиадалар дәвам итә
19.11.2016
Район олимпиадалары дәвам итә. Тарихтан, географиядән,инглиз теленнән безнең мәктәп укучылары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр. Математикадан Иске Җияш куст башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Галиев Рөстәм Рәсүл улы призер булды (укытучысы:Гәрәева Флүсә Сабит кызы).










