Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Район Башлыгы призына татарча көрәш ярышлары 25.03.2017

23,24нче март көннәрне Актанышта район Башлыгы призына татарча көрәш ярышлары үтте.Безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Хуҗин Фарис Фәрит улы үз авырлыгында җиңүче булды.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары 22.03.2017 22 март көнне Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарында катнашты. Башлангыч класслар укытучысы Мирзаянова Рәмилә Мехәмәтнур кызының “Туклану – сәламәтлек нигезе” исемле мастер – классында булды, ачык чара карады һәм эшлекле сөйләшүдә катнашты.

-
“Кулъяулыгым – бүләгем” конкурсы 21.03.2017 20 нче март көнне балалар иҗат үзәгендә “Кулъяулыгым – бүләгем” исемле конкурс үтте. Анда безнең мәктәптән 1 нче класс укучылары Исмәгыйлова Зәринә һәм Мөхәммәтов Рәзилләр катнашты. Башлангыч класс укучылары арасында 3 нче урынга лаек булдылар.

-
“Без бергә” республика балалар иҗат фестивале 20.03.2017

“Без бергә” республика балалар иҗат фестивале – конкурсының муниципаль этабында 2 нче класс укучысы Галимҗанова Азалия катнашты. “Әдәби уку” номинациясендә Шәүкәт Галиевның “Тамаша” исемле шигырен укыды һәм сертификатка ия булды.
-
Россия беренчелегенә татарча көрәш ярышы 20.03.2017 18-19нчы март көнне Стәрлетамакта узган Россия беренчелегенә татарча көрәш ярышында 9нчы класс укучысы Хуҗин Фари Фәрит улы 75 кг га кадәр авырлык үлчәвендә җиңеп, келәм батыры исемен алып кайтты һәм спорт мастерына кандидат булды. Остазы - Илфир Әнвәров.Молодец!Без синең белән горурланабыз!

-
Конкурс «Живая классика» 20.03.2017 17 марта на VI Всероссийском конкурсе юных чтецов участвовали учащиеся 7класса Абударова З. и 9класса Галиева З.(руководители: Султанова Г.С. и Сабирова Г.Ф.) и получили сертификаты.

-
“Старые сказки на новый лад” район конкурсы 17.03.2017 16 нчы март көнне инглиз теле укытучысы Авзалова Гөлшат җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары “Старые сказки на новый лад” район конкурсында “Түгәрәк ипи” әкиятен сәхнәләштереп чыгыш ясадылар һәм “Тылсымлы әкият” номинациясендә җиңүче булдылар.

-
Кышкы сезонны ябу ярышы 16.03.2017

15 март көнне район күләмендә кышкы сезонны ябу ярышы булып узды. Чаңгы ярышында 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан, 7 нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия, 8 нче класс укучысы Миргалимов Илфатлар катнашты. Команда 4нче урынны яулады. Җитәкчеләре – Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
-
Район башлангыч класс укытучыларының семинары 16.03.2017 15 март көнне Тат.Суксу мәктәбендә район башлангыч класс укытучыларының семинары үтте. Анда безнең мәктәптән башлангыч класс укытучысы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашты. Рина Мулланур кызының математика дәресен, Дәйсәнә Равил кызының математикадан дәрестән тыш эшчәнлеген, Алсу Мирхаҗиян кызының “Дөньяви этика нигезләре” дәресләрен карады. Соңыннан эшлекле киңәшмәдә катнашты.

-
“Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала – концерты 14.03.2017 13 март көнне Актаныш мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала – концерты булды. Биредә Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районнары укучыларының чыгышлары булды. Бу чарада мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнаштылар.











