Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
22 апрель – Владимир Ильич Ленинның туган көне 22.04.2017

22 апрель – Владимир Ильич Ленинның туган көне буларак билгеләп үтелә һәм бу көнне октябрятлар пионер сафларына кабул ителеп, муеннарына кызыл галстук тагалар иде. 9нчы класс укучысы Галиева Зөлфия, шул чорны искә алып, бүген мәктәпкә кызыл галстук тагып килде.
-
”Тарихи илебез белән танышабыз” 19.04.2017

18нче апрель көнне “Язгы игелек атнасы” кысаларында үткәрелүче”Тарихи илебез белән танышабыз” бүлеге буенча башлангыч класс укучылары белән музейга экскурсия оештырылды. Башлангыч класслар укытучысы Миргалимова Э.В. музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Предметларның кайда һәм кайчан кулланылуы турында сөйләде.
-
Геологиядән конкурс нәтиҗәләре 19.04.2017

Район мәтәптәпләре арасында геологиядән "Фото","Рәсем" конкурслары үтте. Безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Калинина Регина һәм 7нче класс укучысы Сәетгәрәев Инсаф "Туган як табигате" номинациясендә 2урынны яуладылар.
-
Республика көрәш ярышы 19.04.2017 14,15 апрель көннәрне Актанышта Шәймиев призына Республика буенча татарча көрәш ярышлары үтте. Анда безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Хуҗин Фарис Фәрит улы 3нче урынны яулады. Аңа спорт мастерына кандидатлыкка таныклык тапшырылды. Молодец!!!

-
9нчы класс укучыларына профориентация 18.04.2017 Бүген 9нчы класс укучыларына технологик техникум укытучысы прфориентация буенча әңгәмә үткәрде һәм тест алды.

-
“Дус класс серләре” конкурсы 18.04.2017

14 нче апрель көнне “Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә республикакүләм “Дус класс серләре” конкурсының район этабы үтте. Анда безнең мәктәптән ата – аналар комитеты членнары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, Гәрәева Флүсә Сабит кызы, Ямалова Альмира Альберт кызы, Минигулова Светлана Шәехтимер кызы, Гәрәев Рамис Рәис улы, Тимиров Рәсүл Хәмит улы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашып, бик уңышлы чыгыш ясадылар.
-
ВПР эшләү 18.04.2017 Мәктәптә ВПР-2017 эшләү башланды. Бүген куст мәктәпләренең 4нче, безенең мәктәпнең 4 һәм 5нче класс укучылары рус теленнән диктант яздылар һәм биремнәр эшләделәр.Башка фәннәрдән ВПР график буенча үтәчәк.

-
“Язгы игелек атнасы” 17.04.2017

“Язгы игелек атнасы” кысаларында “Янәшәбездә өлкәннәр яши” бүлеге буенча укучылар әби – бабаларына булышуларын дәвам итәләр. Кар тараталар, чүп җыялар, су алып керәләр һәм башка эшләрдә булышалар.
-
Инглиз теле укытучыларының төбәкара семинар-утырышы 14.04.2017 13нче апрель көнне гимназиядә инглиз теле укытучыларының төбәкара семинар-утырышы булып узды. Бирегә Татарстанның Сарман, Әлмәт, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Башкортстан Республикасының Илеш районыннан укытучылар килде. Безнен мәктәптән инглиз теле укытучысы Авзалова Гөлшат Илшат кызы катнаштып сертификатка лаек булды.

-
“Гади авиамодельләр төзү” конкурсы 11.04.2017

Район күләмендә үткәрелгән “Гади авиамодельләр төзү” конкурсында безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан катнашты һәм сертификатка ия булды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчесе – Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы.










