Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Җиңү бөйрәме 08.05.2017 Илкүләм үткәрелүче Җиңү бөйрәме мәктәптә тиешле югарылыкта үтте. Укучылар тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына открытка ясап бүләк иттеләр. Митинг зурлап үткәрелде. Балалар сугыш чоры истәлекләрен, шигырьләрен сөйләделәр, сугыш темасына җырлар җырладылар. Чараны оештыручыларга, укучыларга зур рәхмәт.

-
“Үлемсез полк” акциясе 08.05.2017

Җиңү бәйрәмендә укучылар “Үлемсез полк” дип аталган акциягә катнаштылар. Сугышта хәбәрсез югалган, кайтып вафат булган, тыл ветераннары булган бабаларының фотоларын тотып аларны тагын бер кат искә алдылар.
-
“Без бергә” республика балалар иҗат фестивале 07.05.2017

“Без бергә” республика балалар иҗат фестиваленең район туры нәтиҗәләре билгеле булды. “Ракетомоделирование” буенча 8 класс укучыларының эше 1 нче урынны яуладылар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Ахметов Р.Х.
-
“Матрешкалар” мастер – классы 07.05.2017

Техник иҗат юнәлеше буенча “Матрешкалар” мастер – классы күрсәтеп, технология укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы 1 нче урынны алды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“Россия сувенирлары” номинациясе 07.05.2017

“Россия сувенирлары” номинациясендә 1 нче класс укучысы Кручинин Ринас 1 нче урында.
-
“Автомоделирование” конкурсы 07.05.2017

“Автомоделирование” конкурсында 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан 1 нче урынны яулады. Раушанга киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчесе: Ахметов Р.Х.
-
“Балачак буяулары” дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы 05.05.2017 Республикакүләм үткәрелүче“Балачак буяулары” дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсында катнашу максатыннан, укучылар мәктәп алдында рәсем ясадылар. Рәсемнәр фотога төшерелде һәм Хайдарова Илвинаның, Исмагилов Исламның рәсемнәре муниципаль этапка җибәрелде.

-
Эстафета ярышы 04.05.2017

Район күләмендә җиңел атлетика буенча РСФСРның атказанган тренеры Цыганов Г.В. истәлегенә йөгерү – эстафета ярышы булды. Безнең мәктәптән бу ярышта 10 укучы катнашты. Алар: Гәрәев Инзил, Галиева Зөлфия, Калинина Регина, Миргалимов Илфат, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия, Сәетгәрәев Инсаф, Идрисов Нәфис, Ахметов Раушан һәм Калинина Эльвиналар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар, җитезлек телибез.
-
Авыл фельдшеры белән очрашу 04.05.2017

Авыл фельдшеры Галимҗанова Ләйлә башлангыч класс укучылары белән очрашып, аларга прививкаларның файдасы: организм өчен төрле авыруларга каршы көрәшү, иммунитетны ныгыту өчен кирәклеге, алардан баш тартмау кирәклеген аңлатты.
-
Мәктәп бакчасында эш 04.05.2017

5 – 8 класс укучылары һәм укытучылар мәктәп бакчасында күп эшләр башкардылар. Кура җиләген күчереп утырттылар, кишер, кызыл чөгендер орлыкларын чәчтеләр.










