Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 06.01.2018 5нче январь көнне мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы үтте. Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Флүсә отжимание буенча 3нче урынны яулады. Молодец!

-
Кыш бабай призына бадминтон ярышы 03.01.2018

Район күләмендә Кыш бабай призына бадминтон ярышы үтте. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучылары Мусин Алмаз һәм Миргалимов Илфатлар катнашты. Алмаз мактаулы 2 нче урынны, Илфат 1 нче урынны яуладылар. Кыйммәтле бүләккә һәм медальгә ия булдылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Кыш бабай призына чаңгы ярышлары 02.01.2018

Район күләмендә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары үтте. Безнең мәктәптән 5 нче класстан Ильмир һәм 6 нчы класстан Раушан Ахметовлар катнашты. Ильмир мактаулы 1 нче урынны, Раушан 2 нче урынны яуладылар. Кыйммәтле бүләккә һәм медальгә ия булдылар. Аларга киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
-
Профсоюз ёлкасы 29.12.2017

Мәктәптә профсоюз членнары балаларының Чыршы бәйрәме үтте. Иң беренче мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы котлау сүзләрен җиткерде. Аннары профсоюз рәисе Гәрәева Флүсә Сабит кызы әзерләгән сценарий белән дәвам итте. Соңыннан балалар Кыш бабайга концерт номерлары күрсәттеләр, төрле кызыклы уеннарга катнаштылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле булды.
-
Ата-аналар җыелышы 28.12.2017

II чирекне йомгаклап мәктәптә ата – аналар җыелышы булды. Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Ф.С. чыгыш ясады. Уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова М.Ф. уку торышына, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э.В. тәрбия эшчәнлегенә анализ ясадылар. Йомгаклау сүзләрен мәктәп директоры Мусина Г.М. әйтте. Һәм җыелыш классларда дәвам итте.
-
"Ел укытучысы-2018" конкурсы 25.12.2017 Район буенча "Ел укытучысы-2018" конкурсына әзерлек эшләре бара. Бүген "Дәрес", "Мастер-класс" бәйгеләрен үткәрү графигы район мәгариф бүлеге сайтына куелды. Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Флүсә Сабит кызы 10нчы январь көнне Такталачык мәктәбендә чыгыш ясаячак. Аңа уңышлар телибез.

-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2017

Бәген мәктәптә Яңа ел бәйрәме үтә.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э.В. төзегән сценарий буенча укучылар шигырь, җыр, уен, маскалар, рәсем ясау, уенчыклар ясау бәйгеселәрндә теләп катнаштылар. Балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре,бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Олимпиадаларда җиңүчеләрне хөрмәтләү 22.12.2017

22нче декабрь көнне Актаныш мәдәният сараенда фән олимпиадаларында җиңүчеләрен район башлыгы Э.Н.Фаттахов котлады. Аларны дипломнар һәм концерт номерлары белән бүләкләделәр. Безнең мәктәптән 2фәннән җиңүче, 3 фәннән призер булган 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә бүләкләнде.
-
Район завучлары семинары 21.12.2017

20нче декабрь мәктәптә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының белем сыйфатын яхшырту турында район семинары үтте. Анда 6 укытучы ачык дәрес бирде, соңыннан укучыларның экология буенча проект эшен яклау кичәсе үтте. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Ф.Хәбирова колегалары белән мәктәптә белем сыйфатын яхшырту буенча прект төзүгә нигезләнгән эшлекле уен оештырды.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре 19.12.2017

Район буенча үткән татар әдәбияты фәненән 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә призер булды. Укытучысы - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.Молодцы!










