Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Баскетбол ярышлары 20.04.2018

Район буенча баскетбол ярышлары башланды.Уеннар урта мәктәпләр арасында 2 төркемдә, төп мәктәпләр арасында 4 төркемдә зоналарда барды. 19.04 көнне безнең егетләр командасы Күҗәкә мәктәбендә зона ярышында 2нче урынны яуладылар. Молодцы!
- Китап тәкъдир итү кичәсе 20.04.2018 19 нчы апрель көнне Теләкәй мәктәбе тарихын үз эченә алган “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Аның авторы Теләкәй авылы кызы – Резеда Гыйльмуллина. Чарада аның классташлары, дуслары, укучылар, укытучылар катнашты.
-
Рус теленнән сочинение конкурсы 19.04.2018

18.04 көнне Актаныш №2 мәктәбендә 8нче класслар арасында рус теленнән ОГЭ(ТДИ) форматында сочинение конкурсы үтте. Безнең мәктәптән Әбүдәрова Зилә призер булды. Җитәкчесе - Солтанова Г.С. Молодцы!
-
Математик регата 19.04.2018

20.04 көнне Зөбәер мәктәбендә район мәктәпләренең 7-8класс укучылары арасында "Математик регата" ярышы узачак. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә, Әбүдәрова Зилә, 7нче класс укучысы Миргалимов Рифат катнашачак. Сезгә уңышлар телибез!
-
ВПР 18.04.2018 Мәктәптә 4нче һәм 5нче классларда график буенча ВПР(всероссийские проверочные работы)үткәрелә башлады. Укучыларга уңышлар телибез!

-
Баскетбол ярышлары 18.04.2018 Район буенча баскетбол ярышлары башланды.Уеннар урта мәктәпләр арасында 2 төркемдә, төп мәктәпләр арасында 4 төркемдә барачак. Җиңүче командалар район беренчелегендә катнашачаклар. 19.04 көнне безнең егетләр командасы Күҗәкә мәктәбендә көч сынашачак. Сезгә уңышлар телибез!

-
“Татармультфильм” хезмәткәрләре белән очрашу 18.04.2018 17.04 көнне “Век Татарстана” дип аталган проект кысаларында “Татармультфильм” хезмәткәрләре Актанышта укучылар белән очрашу уздырдылар. Безнең мәктәптән 6 нчы класс укучысы Калинина Эльвина катнашты. Аның ясаган рәсеме барысына да ошады. Киләчәктә укучыларның рәсемнәреннән мультфильм ясалачак.

-
Авылдашларга театр тәкъдим итү 15.04.2018 14нче апрель көнне "ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ" балалар театр коллективларының район бәйгесе нигезләмәсе буенча, Теләкәй мәктәбе укучылары Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” пьесасын Теләкәй авыл мәдәният йортында кабат сәхнәләштерде. 8 класс укучылары: Әбүдәрова Зилә, Галиева Азалия, Гәрәева Фирүзә, Галимҗанов Ринат, Миңнегулов Айдар, Сәетгәрәев Инсаф; 5 класс укучысы Вагыйзов Фәнис, 6 класс укучысы Әхнәфов Әлфисләр башкаруындагы театр авыл тамашачылары тарафыннан җылы кабул ителде. Әфарин!

-
"ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ" 12.04.2018

11нче апрель көнне "ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ" балалар театр коллективларының район бәйгесе нигезләмәсе буенча, Теләкәй мәктәбе укучылары дәресләрдән соң Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” пьесасын Теләкәй авыл мәдәният йортында сәхнәләштерде. 8 класс укучылары: Әбүдәрова Зилә, Галиева Азалия, Гәрәева Фирүзә, Галимҗанов Ринат, Миңнегулов Айдар, Сәетгәрәев Инсаф; 5 класс укучысы Вагыйзов Фәнис, 6 класс укучысы Әхнәфов Әлфисләр башкаруындагы театр тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Әфарин! Укучыларга һәм әсәрне сәхнәләштерүдә булышкан И. Гыйздәтуллин, М. Хәбирова, Р.Исмәгыйловага зур рәхмәт.
14.04. көнне спектакль авыл тамашачыларына тәкъдим ителәчәк.
-
Инглиз телендә театр конкурсы 12.04.2018 11 апрель көнне Актаныш №2 мәктәбендә 1-6 сыйныф укучылары, районкүләм үткәрелгән инглиз телендәге театр конкурсында Л.Н.Толстойның “Өч аю” әкиятен сәхнәләштереп “Сценическая культура” номинациясенә лаек булдылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! Җитәкчесе: З.М.Миңнәхмәтова.











