Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Ата аналар җыелышы 29.03.2018

28нчы март көнне мәктәптә гомуми ата- аналар җыелышы үтте. Мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы укучылар һәм укытучыларның 3нче чиректә ирешкән уңышлары белән ата-аналарны таныштырды. Директорның укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы 3нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.Ул һәр класстагы уку торышына анализ ясады. Ата-аналарга арадаш аттестация буенча киңәшләр бирде. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
Педагогик киңәшмә 28.03.2018

28нче март көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. Анда 3нче чирек нәтиҗәләре буенча директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы чыгыш ясады. 2нче көн тәртибендә арадаш аттестация графигы билгеләнде.
-
"Илһам" бәйгесе 26.03.2018 8нче класс укучылары Әбүдәрова Зилә һәм Гәрәева Фирүзә Бөтенрәсәй яшь язучыларының "Илһам" бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләр булып 2.04 көнне Яр Чаллы шәһәрендә үтә торган зона этабына баралар. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Сезгә уңышлар телибез!

-
"Самостоятельные дети" проекты 26.03.2018

29-31.03 көннәрне Республиканың "Костер" исемендәге балаларга белем бирү - сәламәтләндерү үзәгендә наркотикка каршы "Самостоятельные дети" проектының профиль сменасы үтә. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Әбүдәрова Зилә, Гәрәева Фирүзә, Галиева Алмазия барачак.
-
Язгы каникул чорында мәктәптәге эшчәнлек 26.03.2018 Язгы каникул чорында мәктәптәге эшчәнлек план нигезендә дәвам итә. 26,27нче мартта 9нчы класс укучылары рус теле һәм математикадан ОГЭ биреп карыйлар. 28,29 көннәрне педсовет һәм ата-аналар җыелышы үткәрү булачак. Укучыларны төрле конкурсларда катнаштыру планлаштырыла.Укытучылар кабинетларны,документацияне тәртипкә китерү белән шөгыльләнәләр.

-
"Спринт" бәйгесе 26.03.2018

Район күләмендә узган "Спринт" чаңгы ярышында 2004 һәм аннан яшьрәкләр арасында безнең мәктәпнең 6нче класс укучысы Ахметов Раушан 2нче урынны яулады. Җитәкчесе - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
3нче чирекне йомгаклау 24.03.2018 Бүген мәктәптә 3нче уку чиреген йомгаклау булды. Мәктәп буенча өлгереш-97%,сыйфат- 53%. Билге чыккан 36 укучының 2се-отличник, 19ы-ударник. Дәресләрдән соң билгеләр аңлатылгач укучыларга язгы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. 03.04 кадәр балалар язгы каникулга чыктылар.

-
"Без бергә" фестивале 23.03.2018

22нче мартта Актаныш балалар иҗаты үзәгендә балаларның "Без бергә" исемендә Республика фестиваленең муниципаль этабы үтте. Безнең мәктәптән 5нче класс укучысы Ахметов Раушанның эше "Родные просторы" фотоконкурсында 2нче урынны,"Семейная династия мастеров" номинациясендә Кручинин Ринасның эше 2нче урынны, Ахметов Ильмирның эше 3нче урынны яулады. Аларның эше 5нче апрель көнне Мөслимгә зона этабына китә. 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә рус телендә нәфис уку буенча сертификат белән бүләкләнде. Молодцы!
-
Мәшгульлек үзәге 21.03.2018

20.03 көнне Яр Чаллы, Актаныш мәшгульлек һәм хезмәт үзәгеннән килгән белгечләр 8нче ,9нчы класс укучылары белән очрашу үткәрде. Алар профориентация буенча әңгәмә үткәрделәр һәм тест алдылар.
-
Дирекция контроль эшләре 21.03.2018 3нче чирек өчен һәр класста математика һәм рус теле фәннәреннән дирекция контроль эшләре үткәрү башланды.Уңышлар юлдаш булсын сезгә!











