Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Республика чаңгы ярышлары 12.03.2018 Безнең мәктәпнең 6нчы класс укучысы Ахметов Рушан Рәмзил улы Республика чаңгы ярышларының зональ этабында катнаша . Аңа уңышлар телибез!

-
Глава призына чаңгы ярышлары 09.03.2018

8нсе март көнне район башлыгыпризына чаңгы ярышлары үтте. Безнең мәктәптән бу ярышта физкультура укытучысы Гыйздәтуллин Илсур Мансур улы җитәкчелегендә Миргалимов Илфат, Ахметов Рушан, Ахметов Ильмир, Әхнәфов Әлфис катнашты. Миргалимов Илфат 4нче урынны яулады.Молодец!
-
8нче март бәйрәме белән котлау 08.03.2018

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен. Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын. Иң изге теләкләр белән ир-егетләр.
-
Районда Халыкара хатын - кызлар бәйрәме 08.03.2018

7нче мартта район мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар бәйрәме үтте. Анда районның алдынгы хатын - кызларын район башлыгы котлады. Бәйрәм хөрмәтенә концерт куелды. Бу чарада безнең мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы катнашты.
-
Авылда бәйрәм 07.03.2018

7.03 көнне дәресләрдән соң безнең мәктәпнең үзэшчән сәнгать коллективы 8нче март - халыкара хатын-кызлар көненә багышлап авыл клубында концерт куйдылар.Җырлар һәм биюләр алып баручылар Алмаз һәм Зиләнең хатын-кызларны бәйрәм белән котлаулары белән үрелеп барды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы оештырган бу чарадагы Һәр чыгышны тамашачылар җылы кабул иттеләр.Киләчәктә дә сезгә уңышлар язсын!
-
"Физический огонек" конкурсы нәтиҗәсе 28.02.2018

27.02.көнне Пучы мәктәбендә район буенча физикадан 7,8нче класс укучылары арасында мәсьәләләр чишү буенча "Физический огонек" конкурсы үтте. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Сәетгәрәев Инсаф, Гәрәева Фирүзә, 7нче класстан Миргалимов Рифат катнаштылар. Алар уңышлы гына чыгыш ясадылар һәм 9 еллык мәктәпләр арасында 2нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре- физика укытучысы Хабиров Г.А. Молодцы!
-
ГТО тапшыру 26.02.2018 50-59 яшьлек ир-егетләр арасында ГТО("Готов к труду и обороне")Бөтенрәсәй физкультура һәм спорт комплексының муниципаль этабында безнең мәктәпнең физкулҗтура укытучысы Гиздатуллин Илсур Мансур улы 1нче урынны яулады һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Молодец!

-
ОБЖ ел укытучысы 26.02.2018 Бүген ОБЖ буенча Актанышта үткән "Ел укытучысы" конкурсының зональ этабында безнең мәктәпнең ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы призер булды һәм Грамота белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2018 Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Илебез күге аяз булсын!Иң изге теләкләр белән -Хатын-кыз колегаларыгыз.

-
Туган тел көне 22.02.2018

21.02. көнне мәктәптә татар теле укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы "Туган тел" кичәсе үткәрде. Укучылар 2 төркемдә көч сынаштылар. Кичәне 8нче класс укучылары Әбүдәрова Зилә һәм Гәрәева Фирүзә алып бардылар.










