Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Хәрби – патриотик айлык 01.02.2018 ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы хәрби – патриотик айлык башлану турында укучыларга игълан итте. Һәм айлык барышында нинди чаралар булачагын әйтте.

-
ОГЭ эшләп карау 29.01.2018

27нче январь көнне Иске Кормаш мәктәбендә 9нчы класс укучылары математикадан ОГЭ эшләп карадылар. Нәтиҗәләре уртача. Сезгә имтиханнарда уңышлар юлдаш булсын.
-
Чаңгы эстафетасы 28.01.2018

27нче январь көнне Ф.З.Әхмәдишин призына үткәрелгән чаңгы эстафетасында 6нчы класс укучысы Әхмәтов Рушан , 8нче класс укучылары Сәетгәрәев Инсаф, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия составында безнең мәктәп командасы 3нче урынны яулады. Җитәкчеләре- Гиздатуллин Илсур Мансур улы. Молодцы!
-
Ел класс җитәкчесе-2018 конкурсы 28.01.2018

26нчы январьда Пучы мәктәбендә узган "Ел класс җитәкчесе- 2018" конкурсында безнең мәктәпнең 5нче класс җитәкчесе Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы 3нче урынны яулады. Молодец!
-
Ата – аналар җыелышы 23.01.2018 22 январь көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы үтте. Төп чыгышны мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы ясады. Ата – аналарга балаларының уку торышы, тәртипләре буенча һәрвакыт контроль булырга тиешлеге аңлатылды. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.

-
Алдынгылар слеты 22.01.2018

20нче январь көнне район мәдәният йортында алдынгылар слеты үтте. 2017нче елгы нәтиҗәләр буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2нче урын алган өчен безнең мәктәп диплом белән бүләкләнде.Әфарин!
-
Мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе 19.01.2018 Бүген гимназия-интернат базасында район мәктәпләренең директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда катнашучылар гимназиядә тормышка ашырылып килүче проектлар һәм түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Җыелыш өлешендә район башлыгы Э.Н. Фаттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Р. Вахитов, мәгариф идарәсе методистлары, "Социаль-гуманитар белем үзәге" педагоглары Некрасов Андрей Юрьевич һәм Идиятуллин Артур Вагизович катнашында киңәшмә булды.

-
Кадет мәктәбендә конференция 18.01.2018

Бүген Актаныш кадет мәктәбендә "Растим патриотов России" исемендә фәнни-гамәли конференция үтте.Анда безнең мәктәп командасы армреслинг буенча 3нче урынны яулады. Җитәкчеләре-ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагалиевич. Молодцы!
-
"Ел куытучысы -2018" конкурсы 11.01.2018

10нчы январь көнне Такталачык мәктәбендә куст буенча "Ел укытучысы-2018" конкурсының 1нче этабы үтте. Анда Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Флүсә Сабит кызы "Дәрес", "Мастер-класс" номинациясе буенча чыгыш ясады. Аңа уңышлар телибез.
-
Администрация башлыгы ёлкасы 08.01.2018

7нче январь көнне сәләтле балалар өчен администрация башлыгы ёлкасы үтте.Безнең мәктәптән бу бәйрәм тантанасына Миргалимов Илфат, Мусин Алмаз, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия, Ахметов Рушан, Исмагилова Гүзәл лаек булды.










