Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Без яшь, без сәләтле 17.02.2018

Бүген Актаныш гимназиясендә "Без яшь, без сәләтле" исемендә республика интелектуаль олимпиадасы үтә. Анда безнең мәктәпнең 6нчы класс укучылары Ахметов Р., Калинина Э., 5нче класс укучылары Исмагилова Г., Галиев Р., 4нче класс укучылары Хайдарова И., Миңнегулов А. (Иске Җияш башлангыч мәктәбе)катнаша. Аларга уңышлар телибез.
-
"Билет в будущее" 17.02.2018

Профессияләр турында "Билет в будущее" Республика сочинениеләр конурсында 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә район күләмендә 3нче урынны яулады һәм рәхмәт хаты белән, Республика күләмендә лауреат булып хезмәт министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе- Солтанова Гөлчәчәк Сәлаховна. Молодцы!
-
ГТО нормаларын тапшыру 17.02.2018 15 – 16 февраль көннәрендә район күләмендә уздырылган ГТО нормаларын тапшыруда безнең мәктәптән 2 укучы катнашты. 9 нчы класс укучысы Миргалимов Илфат, 6 нчы класс укучысы Ахметов Раушан. Алар 1,5 км һәм 5 км арада чаңгыда шуу, йөзү, билне бөгү – турайту һәм турникта тартылу кебек ярышларда үз көчләрен сынадылар. Һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Җәйге сессиядә дә аларга зур уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Гиздатуллин И.М.

-
"Дорога безопасности" 15.02.2018

14.02. көнне район балалар иҗат үзәгендә үткән "Дорога безопасности" конкурсының "Маршрут бите" номинациясендә Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 1нче класс укучысы Миргалимова Зәлия 3нче урынны яулады, җитәкчесе- Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы ; безнең мәктәпнең 3нче класс укучысы Мирхәйдәрова Айсылу 4нче урынны яулады, җитәкчесе- Миңнеголова Светлана Шәехтимер кызы.Молодцы!
-
Муса Җәлилгә багышланган әдәби чара 15.02.2018

Хәрби – патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә бик күп чаралар үтте. Патриот – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби чара эчтәлекле булды. 8 нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә һәм 6 нчы класс укучысы Ахметов Раушан сценарий нигезендә кичәне алып бардылар. 1 нче класстан алып 8 нче класска кадәр укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Алар арасында урыннар чыгарылды һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Чараны оештырган укытучы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улына бик зур рәхмәт.
-
Ату ярышлары 14.02.2018 ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил җитәкчелегендә мәктәп күләмендә оборона-масса айлыгы кысаларында пневматик мылтыктан ату ярышлары үтте. 8нче класс укучыларыннан кызлар арасында Галиева А.-1, Гәрәева Ф.-2, Әбүдәрова З.-3, егетләр арасында Галимҗанов Р.-1, Сәетгәрәев И.-2, Миңнегулов А.-3,5нче класс укучысы Ахметов И.-2 урынны яуладылар. Молодцы!

-
Лыжня России 12.02.2018 Район күләмендә “Россия чаңгы юлы” ярышлары узды. Безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Әхмәтов Ильмир 3 нче, 6 нчы класс укучысы Әхмәтов Раушан 1 нче урынны яулап кубокка, медальгә, 6 нчы класс укучысы Әхнәфов Әлфис истәлекле бүләккә ия булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
"Замечательная вожатая" конкурсы 10.02.2018

Районда үткән "Замечательная вожатая" конкурсында 8нче класс укучысы Гәрәева Фирүзә Рәмис кызы катнашты һәм сертификатка лаек булды.Җитәкчесе- Миргалимова Эльвира Вакиф кызы. Молодцы!
-
«Йолдызлык – 2018» фестиваленең беренче туры 07.02.2018 «Йолдызлык – 2018» фестиваленең беренче туры үтте. Укучыларыбыз конферанс, җыр, бию номинацияләрендә катнаштылар. Конферанслар Мусин Алмаз, Әбүдәрова Зилә, матрос биюе белән Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән Миңнегулов Айгиз алдагы турга уздылар. Аларга тагын да иҗади уңышлар телибез.

-
"Ягез әле, егетләр" конкурсы 02.02.2018 Мәктәп күләмендә 5 – 9 класс малайлары һәм егетләре арасында берничә төр буенча ярыш уздырылды. Автомат сүтеп җыю, чаңгыда узышу, турникта тартылу һәм озынлыкка сикерү буенча көч сынаштылар алар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 нче урында 6 класс укучысы Ахметов Раушан, 2 нче урында 9 класс укучысы Миргалимов Илфат, 3 нче урында 5 класс укучысы Ахметов Ильмирлар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.











