Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Психолог белән очрашу 11.04.2018

10.04 көнне мәктәптә “Ихлас” психологик үзәк хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова укучылар белән очрашты. 1 – 4, 5 – 6, 7 – 8, 9 класслар белән гаилә темасына кагылышлы сораштыру уздырды һәм рәсем ясатты.
-
Кышкы сезонны ябу ярышлары 07.04.2018

6.04 көнне Актаныш чаңгы трассасында кышкы сезонны ябу ярышлары үтте. Бу ярышларда безнең мәктәптән 8нче класс кызлары Гәрәева Фирүзә,Галиева Азалия, егетләр арасында 6нчы класс укучысы Ахметов Раушан, 9нчы класс укучысы Миргалимов Илфат катнашты.Ахметов Раушан 1нче, Миргалимов Илфат 3нче урынны яуладылар. 5нче класс укучысы Ахметов Ильмир шәхси беренчелектә 5нче урынны яулады. Мәктәп командасы 2нче урынга лаек булды.Әфарин!
-
Һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 03.04.2018

Бүген технология техникумында районкүләм чарада “Ел укытучысы-2018”, “Ел тәрбиячесе - 2018”, “Ел сыйныф җитәкчесе – 2018”, “Ел педагог- оештыручысы –2018”, “Ел өстәмә белем бирү педагогы – 2018” ,“Ел педагог- психологы – 2018” Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре, лауреатлары бүләкләнде. Бәйрәмгә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары катнашты.Безнең мәктәп укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы “Ел сыйныф җитәкчесе – 2018”конкурсында- 3нче урын,“Ел ОБЖ укытучысы-2018” конкурсында районда 1нче урынны, зонада 3нче урынны яулаган өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әфарин!
-
"Илһам" бәйгесенең зона этабы 03.04.2018

8нче класс укучылары Әбүдәрова Зилә һәм Гәрәева Фирүзә Бөтенрәсәй яшь язучыларының "Илһам" бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләр булып 2.04 көнне Яр Чаллы шәһәрендә үтә торган зона этабына бардылар һәм 300 катнашучы арасында үзләре язган проза әсәрен яклап уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Җитәкчеләре -татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.
-
“Самостоятельные дети” 02.04.2018

29 - 31 нче март аралыгында 8 нче класс укучылары Гараева Фирүзә, Галиева Азалия, Абударова Зиләләр “Самостоятельные дети” проекты буенча Казан шәһәренең “Костер” лагерында булып кайттылар. Төрле эшлекле уеннарда, проект төзүдә катнаштылар.
-
Чаңгы буенча"Көчлеләр бәйгесе" 02.04.2018

“Бүләк” чаңгы трассасында 1 апрель көнне якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов призына “Көчлеләр бәйгесе” үтте. Анда безнең мәктәпнең 6нчы класс укучысы Ахметов Рушан катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап 2нче урынны, 5нче класс укучысы Ахметов Ильмир 3нче урынны яулады .Әфарин!
-
"Костер" лагерендә 01.04.2018

29-31.03 көннәрне Республиканың "Костер" исемендәге балаларга белем бирү - сәламәтләндерү үзәгендә наркотикка каршы "Самостоятельные дети" проектының профиль сменасы үтте.Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Әбүдәрова Зилә, Гәрәева Фирүзә, Галиева Алмазия булып кайттылар.
-
Уку алдынгыларын бүләкләү тантанасы 31.03.2018

30нчы март көнне район мәдәният йортында уку алдынгыларын бүләкләү тантанасы үтте.Фоеда укучылар проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Бәйрәмгә район башлыгы,мәгариф министрлыгыннан вәкилләр килгән иде. Алар укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады.Республика фән олимпиадаларында призлы урыннар алган укучылар һәм аларның укытучылары Рәхмәт хаты һәм премия белән бүләкләнде. Безнең мәктәп район олимпиадаларында 2нче урын (2+5)яулаган өчен шулай ук бүләкләнде. Әфарин!
-
"Детство без границ" фестивале нәтиҗәләре 30.03.2018 XIX нчы Халыкара "Детство без границ" фестиваленең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәптән "Золотое рукоделие" темасы буенча катнаш башкару техникасы белән "Дуслык" исемендәге балалар оешмасы 3нче урында, җитәкчесе Миргалимова Э.В., тукымадан Кручинин Ринас-1нче урын, бисердан Кәримова Сөмбел Раил кызы -2нче урын, җитәкчесе- Гарипова Л.К.,«Этот красочный мир» темасы буенча катнаш башкару техникасы белән Хайдарова Эльвина 2нче урын,тукымага рәсем техникасы белән Калинина Эльвина 2нче урын,акварель белән Хайдарова Ильвина- 1нче урын, «Моя любимая игрушка» темасы буенча Мухаметов Разиль- 1нче урын,«Золотое рукоделие» темасы буенча Кручинин Ринас -3нче урын,"Квилинг" техникасы буенча Миргалимова Зәлия-2нче урын, «Подарок своими руками" темасы буенча табигый материаллардан эшләү техникасы буенча Кручинин Ринас-1нче урын,"Космоска юл" иҗади эшләре буенча :«Позитивный взгляд с орбиты глазами ребенка» рәсем конкурсында Калинина Эльвина-2нче урын,Миргалимов Рифат-2нче урын, «В космонавты я б пошел, пусть меня научат» темасы буенча эссе: Миргалимов Рифат-1нче урынны яуладылар. Молодцы!

-
Район башлыгы призына көрәш ярышлары 30.03.2018

28,29 март көннәрне район башлыгы призына көрәш ярышлары үтте. Безнең мәктәпне узган ел тәмамлаган Хуҗин Фарис Фәрит улы техникум командасында 75кг нан югары авырлык категориясендә 1нче урынны яулады. Молодец!










