Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Авыл көне 14.05.2018

12.05. көнне авыл мәдәният йортында "Авыл көне" билгеләп үтелде. Кунакларны каршы алу тантанасыннан соң кул эшләре күргәзмәсен карау булды. Соңыннан бәйрәмнең төп өлеше - Теләкәй авылы тарихы кибын тәкъдир итү кичәсе үтте. Кичәне Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы һәм Хәбиров Данияр Газинур улы алып барды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
“Җиңү йолдызы” рәсем конкурсын 10.05.2018 Җиңү бәйрәменә багышланып, район күләмендә үткәрелгән “Җиңү йолдызы” рәсем конкурсында катнашып, 4 класс укучысы 2 нче дәрәҗә дипломга һәм 1 класс укучысы Миргалимова Зәлия сертификатка ия булдылар. Җитәкчеләре: Миргалимова Э.В.

-
Җиңү бәйрәме белән! 09.05.2018 Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз!

-
“Үлемсез полк” акциясе 08.05.2018 Укучыларыбыз “Үлемсез полк” акциясендә актив катнаштылар. Үзләренең сугышта үлгән һәм кайткач вафат булган бабаларының фотоларын алып килделәр.

-
Cугышта һәлак булганнарга хөрмәт 08.05.2018 Укучылар сугышта һәлак булганнарга салынган һәйкәл янында сакта тордылар һәм истәлеккә гөл куйдылар.

-
Митинг 08.05.2018 Мәдәният йорты каршында зурлап митинг үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар. Җитәкче: Миргалимова Э.В.

-
Тыл ветераннарын тәбрикләү 07.05.2018 Башлангыч класс укучылары тыл ветераннарын тәбрикләү өчен открыткалар ясадылар.

-
“Балачак буяулары” 05.05.2018 1 – 4 класс укучылары “Балачак буяулары” дип аталган нигезләмә буенча асфальтта рәсем ясадылар. Үз рәсемнәрендә тынычлык, кояш, салават күперен төшерделәр.

-
Җиңел атлетика эстафетасы 05.05.2018 04.05 көнне Актанышта җәйге спорт сезонын ачу хөрмәтенә җиңел атлетика буенча спортчы райондашыбыз Фирая Солтанова-Жданованың күчмә кубогы өчен эстафета ярышлары үтте. Анда безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Миргалимов Илфат, 8нче класстан Сәетгәрәев Инсаф,Гәрәева Фирүзә, 6нчы класстан Ахметов Раушан,Калинина Эльвина, 5нче класстан Исмагилова Гүзәл катнаштылар һәм 4нче урынны яуладылар. Молодцы!

-
“Ачык ТИН дәресе” 29.04.2018

28.04.18 көнне 5 – 9 класс укучылары катнашында тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы “Ачык ТИН дәресе” үткәрде. Табигатьтә куркынычсызлык, үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Кызыксынучыларның өстәмә сорауларына да җавап бирде. Дәрес кирәкле һәм үтемле булды.










