Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Мәктәп олимпиадалары 25.09.2018 Бүген график буенча мәктәп олимпиадалары башланып китте. Беренчесе тарихтан. Катнашучыларга уңышлар телибез.

- “Көзге кросс” ярышлары 23.09.2018 22 нчесентябрьдә район буенча Фирдәвес Шаемов призына “Көзге кросс” ярышлары үтте. 7 сыйныф укучысы Әхмәтов Раушан 800 м дистанциядә 2 урынны яулады. Киләчәктә дә уңышлар телибез. Укытучысы Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
- Департамент тикшерүе 13.09.2018 Кичә безнең мәктәптә обрнадзор департаменты тикшерүе булып үтте. Мәктәп эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2018 Бүген мәктәптә "Белем бәйрәме" үтте.Бәйрәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы әзерләгән сценарий буенча барды.

-
Грант ияләре 28.08.2018 Бу уку елында безнең мәктәпнең ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы "Оста мөгаллим", рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хабирова Сирина Рәдис кызы "Безнең яшь мөгаллим" исемендәге грант ияләре булдылар.Әфарин! Котлыйбыз!

-
Мәгариф хезмәткәрләре конференциясе 27.08.2018

Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләренең секцияләрдә утырышлары эшлекле чыгышлар белән мәктәпләрдә үтте. Ә конференция 25нче августта район мәдәният йортында "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" темасы буенча барды. Безнең мәктәпнең рус теле һәм әдәбият укытучысы Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызы РФ нең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Яшь укытучылар форумы 21.08.2018 Безнең мәктәпнең яшь рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хабирова Сирина Рәдис кызы 20 август көнне Казан шәһәрендә 180 нче гимназияда үткән яшьукытучылар форумында катнашты. Анда алар төрле мастер-класслар карадылар, тренингларда катнаштылар. Р.Борханов, Р.Валиев, Ю.Прохоров, И.Гафуровлар белән очрашу булды. Яшь укытучыларга ноутбук алырга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

-
Мәктәпләрнең әзерлеген карау 21.08.2018 Кичә район башлыгы белән директорлар мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген карап йөрделәр. Безнең мәктәпнең әзерлеге уңай яктан бәяләнде.

-
Мәктәпне яңа уку елына әзерләү 04.08.2018 Мәктәпне яңа уку елына әзерләү эшләре бара.Яшелчә саклау урыны һәм туалет агартып куелды. Ир - егетләр ашханәдә һава суыру җайланмасын ремонтлыйлар.Буяу эшләрен мәктәпне кабул итүчеләр килгәнче бетерәчәкбез.

-
Зернотокта эш 04.08.2018 "Таң" хуҗалыгында урып - җыю эшләре башланды.Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр зернотокка график буенча 17.00дән 20.00 гә кадәр эшлиләр.











