Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Бакчадагы эшләр 01.08.2018

Бакчада укучылар җәйге практика эшен график буенча эшләүләрен дәвам итәләр.Җиләк - җимешләр җыелып бетте. Хәзер сарымсак һәм суганны йолкып саклауга куйдылар. Укучылар тырышып эшлиләр.
-
Яшь укытучы 11.07.2018

2018-2019 нчы уку елында яшь укытучы – Хәбирова Сирина Рәдис кызы хезмәт юлын безнең мәктәптә башлаячак! Рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирәчәк. Ул“Наш новый учитель”(МО и нРТ 27.05.2016.№ 1033/16) ГРАНТ иясе дә булды!!! Котлыйбыз! Уңышлар юлдаш булсын, СИРИНА!
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы 11.07.2018

Мәктәп яны тәҗрибә участогы укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тарафыннан тәртиптә тотыла. Бәрәңгеләр шау чәчәктә, җиләкләр өлгерде, карлыганнар җитешә. Сатып алу өчен заказлар кабул ителә.Тел. 8-937-578-11-60.
-
Мәктәп директоры 05.07.2018

5нче июль көнне мәктәп директоры вазифалары Газизов Гадел Фирдәвис улына тапшырылды. Мәктәп коллективы белән уртак тел табып, тагын да яхшырак үрләр яуларга язсын!
-
Чыгарылыш кичәсе 25.06.2018 Теләкәй мәктәбен 2017 – 2018 нче уку елында 2 укучы тәмамлады: Миргалимов Илфат Ришат улы, Мусин Алмаз Айдар улы. Һәр елдагыча ОГЭны укучылар “2”леләрсез , уңышлы тапшырдылар. Афәрин! 25 июнь көнне чыгарылыш класс укучыларын изге теләкләр теләп, олы тормыш юлына бөтен мәктәп укытучылары озатып калды. Бәйрәм табыны әзерләгән ата – аналарга – Эльвира, Ришат Миргалимовлар һәм Гөлнара, Айдар Мусиннарга бик зур рәхмәт.

-
Мәктәп яны лагере
21.06.2018
1 – 21 нче июнь аралыгында мәктәп яны лагере Миңнегулова Светлана Шәехтимировна җитәкчелегендә оештырылды.
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 25.05.2018

24.05.2018 мәктәптә бик күңелле, оешкан төстә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде.
-
ОГЭ 25.05.2018

25.05.2018 - 05.06.2018 аралыгында 9 класс укучылары 4 фәннән (туган тел, рус теле, биология, математика) ОГЭ тапшырачаклар. Укучыларыбыз Миргалимов Илфат Ришат улы, Мусин Алмаз Айдар улына уңышлар телибез!!!
-
Укучыларның җәйге спартакиадасы 19.05.2018

Район күләмендә укучыларның җәйге спартакиадасы үтте. Безнең мәктәптән 5 класс укучысы Ахметов Ильмир, 6 класс укучысы Ахметов Раушан, 8 класс укучысы Гараева Фирүзә, 9 класс укучысы Миргалимов Илфатлар катнашты. Миргалимов Илфат озынлыкка сикерү буенча 2 нче урынны, 400 м га йөгерү буенча шулай ук 2 нче урынны яулады. Аларга киләчәктә дә уңышлар. Җитәкчеләре: Ахметов Р.Х., Гиздатуллин И.М.
-
“Профдебют” конкурсы 17.05.2018

Район күләмендә 9 нчы класс укучылары өчен үткәрелгән “Профдебют” конкурсында катнашып, Миргалимов Илфат 1 нче урынга, Абударова Зилә 1 нче урынга, Мусин Алмаз һәм Сәетгәрәев Инсафлар сертификатка ия булдылар. Җитәкчеләре: Ахметов Р.Х., Хәбирова М.Ф.










