Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Алтын каләм" каллиграфия конкурсы 07.02.2019

28.01 көнне "Бүләк" лагерендә үткән "Алтын каләм" каллиграфия конкурсында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 2нче класс укучысы Миргалимова Адилә Дилшат кызы
з нче урынны яулады. Укытучысы - Гәрәева Флүсә Сабит кызы. Молодцы!
-
"Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" конкурсы 06.02.2019 01.02 көнне район буенча "Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" конкурсы үтте. Анда безнең мәктәпнең 6нчы класс укучысы Галиев Рөстәм "Зрительская симпатия" номинациясендә җиңүче булды. Укытучысы - Миңнеәхмәтова Земфира Мөхәррәмовна.Молодцы!

-
Зилә - призер! 04.02.2019

Әдәбият фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының республика этабында безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы призер булды. Укытучы - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Котлыйбыз!!! Молодцы!!!
-
Чаңгы эстафетасы 04.02.2019 02.02 көнне Әхмәдишин призына үткән чаңгы эстафетасы ярышында 7нче класс укучысы Ахметов Рушан, 6нчы класс укучысы Ахметов Илмир, 9нчы класс укучылары Гәрәева Фирүзә һәм Галиева Алмазияләр 2нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре- Ахметов Рәмзил һәм Гиздатуллин Илсур. Молодцы!

-
Химия-биология укытучылары семинары 26.01.2019

25.01 көнне Байсар мәктәбендә химия-биология укытучыларының район семинары үтте. Анда "Экологик проблемалар" темасы буенча мастер-класс үтте; Аттестация , ОГЭ, ЕГЭ,ВПР, булачак семинарлар буенча сөйләшү булды. Анда безнең мәктәпнең биология-химия укытучысы Хабиров Газинур катнашты.
-
"Ел - сыйныф җитәкчесе" конкурсы 25.01.2019 24 нче гыйнвар көнне Пучы урта мәктәбендә "Ел - сыйныф җитәкчесе" конкурсының муниципаль туры булып узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф җитәкчесе Саматова Әлфия Гәйсә кызы катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.

-
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел 24.01.2019

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел уңаеннан 24.01 көнне тарих укытучысы Газетдинов Илнар 5-9нчы класс укучыларына презентация белән ачык класс сәгате үткәрде, халкының батырлыгы , сугышның нинди авырлыклар китерүе турында сөйләде.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе 23.01.2019 23 гыйнвар көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Укучыларны БДИга әзерләүдә практик аспектлар" темасына укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән киңәшмә узды.Анда безнең мәктәптән Хабирова Мәйсәрә Фаис кызы катнашты.

-
Ата-аналар җыелышы 23.01.2019 Бүген 9 һәм 11 сыйныф укучыларының ата-аналары белән 2019 елда БДИ оештыру һәм үткәрү буенча глава катнашында гомумрайон җыелышы узды.

-
"Меткий юнармеец" ярышы 12.01.2019

11.01 көнне кадетлар мәктәбендә пневматик мылтыктан ату буенча егетләр арасында "Меткий юнармеец" ярышы үтте. Анда 9нчы класс егетләре:Сәетгәрәев Инсаф, Миңнегулов Айдар, Галимҗанов Ренат, Ильясов Илфир катнаштылар һәм җиңүче булдылар, күчмә кубок белән бүләкләнделәр. Шәхси беренчелектә Миңнегулов Айдар 2нче урынны яулады. Җитәкчеләре - ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!!!










