Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Минем кече Ватанымда парк һәм скверлар” исемендә фото, рәсем конкурсы 29.04.2018

II Республика “Минем кече Ватанымда парк һәм скверлар” фото, рәсем конкурсының район этабында мәктәбебез укучылары актив катнаштылар. Рәсем конкурсында 4 класс укучысы Хайдарова Илвина 3 нче урынны, фото конкурсында 7 класс укучысы Миргалимов Рифат 3 нче урынны алдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Миргалимова Э.В.
-
“Ил сагында” исемле рәсем конкурсы 29.04.2018

VII Республика “Ил сагында” рәсем конкурсының район этабында 1 класс укучысы Миргалимова Зәлиянең эше 2 нче урынга, 4 класс укучысы Хайдарова Илвинаның эше 1 нче урынга, 7 класс укучысы Миргалимов Рифатның эше 1 нче урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
«Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар” исемле I район фәнни – гамәли конференциясе 29.04.2018

«Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар” исемле I район фәнни – гамәли конференциясендә катнашу өчен, 8 класс укучысы Галиева Азалия мәктәп тарихына багышланган “Тарих чылбыры буйлап” исемле эш җибәргән иде. Аның хезмәте уңай яктан телгә алынды һәм сертификатка лаек булды.
-
Мәдәният йортында Тукай кичәсе 28.04.2018

27.04 көнне Иске Җияш, Шәрип, Теләкәй мәктәпләре башлангыч класс укучылары катнашында “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән Тукай кичәсе мәдәният йортында үтте. Укучылар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Чара бик күңелле булды. Җитәкчеләре: башлангыч класс укытучылары.
-
Парламент дәресе 27.04.2018

26.04 көнне Тарих укытучысы Газетдинов Илнар Флюр улы 5 – 9 класслар катнашында парламент дәресе үткәрде. Ул дәрес барышында РФ, ТР дәүләт хакимияте органнары төзелеше, аларнын функцияләре, РФ Федераль Җыены, ТР Дәүләт Советы, аларның вәкаләтләре турында сөйләде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
“Дуслык” балалар бакчасында кунакта 27.04.2018

26.04 көнне башлангыч класс укучылары “Дуслык” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре әзерләгән Тукай кичәсендә кунакта булдылар. “Кәҗә белән Сарык”, “Кызыклы шәкерт”, “Шүрәле” әкиятләрен карадылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле булды.
-
Химия-биология укытучылары семинары 26.04.2018

25.04 көнне Богады мәктәбендә районның химия-биология укытучылары һәм бакчачылары катнашында семинар үтте.Анда узган уку елында куелган тәҗрибәләр һәм яңа уку елында куелачак тәҗрибәләр турында презентация белән чыгышлар ясалды. Семинарда безнең мәктәптән химия-биология укытучысы Хабиров Г.А. чыгыш ясады.
-
"Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар" 26.04.2018

25.04.көнне Актаныш туган як музеенда "Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар" исемендә район фәнни-гамәли конференция үтте. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә-җиңүче, Әбүдәрова Зилә-призер булдылар. Җитәкчеләре-Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Әфарин!
-
“Чиксез балачак” Халыкара иҗат фестивале 21.04.2018 “Чиксез балачак” Халыкара иҗат фестиваленең район этабына йомгак ясалды. Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучысы Миргалимова Зәлиянең, 4 нче класс укучысы Хәйдәрова Илвинаның, 6 нчы класс укучысы Калинина Эльвинаның, 7 нче класс укучысы Миргалимов Рифатның эшләре призлы урыннар яуладылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез. Җитәкчеләре – Миргалимова Э.В.

-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 20.04.2018

"Театр яктылыкка, нурга илтә" балалар театр коллективларының район бәйгесендә безнең мәктәп укучылары Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" әсәрен башкарып 3нче урынны яуладылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.Җитәкчеләре - Хәбирова М.Ф. Әфарин!










